Татар эстрадасы йолдызлары «Йөрәктән — йөрәккә» хәйрия концерты уздыра

3 декабрь көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Йөрәктән — йөрәккә» исемле концерт була. Әлеге хәйрия чарасында татар эстрадасы җырчылары катнаша һәм анда җыелган акчалар Әлмәттә яшәүче күп балалы, әмма яман шеш авыруыннан интегүче Роза Фәтхиевага дәвалану өчен тотылачак.
Розага 39 яшь. 4 нче дәрәҗә һәм органнарга күчүче меланома диагнозын табиблар аңа күптән түгел куйган. Химия терапиясе белән дәвалану Розага туры килмәгән. Анализ нәтиҗәләре Мәскәүгә җибәрелгән. Элек әлеге авыру Израильдә генә дәваланса, хәзер исә меланоманы җиңә ала торган препарат уйлап табылган. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нәкъ менә ул Розага яман шеш авыруын җиңәргә ярдәм итәчәк.Препарат белән дәвалануның 1 атналык курсы 115 мең сум тора. Фәхриевлар гаиләсе хәзер дәвалану өчен акча җыю белән мәшгуль. Роза ханымның ире һәм 3 улы − Наил (15 яшь), Камил (8 яшь) һәм Самат (6 яшь) бар.
«Йөрәктән — йөрәккә» махсус программасының режиссеры һәм сценарий авторы — Замирә Рәҗәпова. «Сәйдәш» сәхнәсендә бу кичтә Илназ Баһ, «Зө-Ләй-Лә» триосы, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Альбина Апанаева, Алсу Әбелхәнова, Резедә Шәрәфиева, Гөлназ Сираева, Мөнир Рахмаев, Нурзадә, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Илдар Әхмәтов, Ильвина, ИлСаф, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Сәнифә Рангулова һ.б. артистлар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә оештыручылар.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/09/115313/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.