Логотип
Яңалыклар

Татар егете – «Apple»да директор

 

Руслан Сәләхетдинов «Apple» компаниясенең ясалма интеллект бүлеген җитәкләячәк. Үз автомобильләрен җитештерә башлау идеясеннән баш тартып, соңгы вакытта «Apple» җитәкчеләре ясалма интеллект һәм машиналарны өйрәтү технологияләренә зур игътибар бирә башлаган иде. Шул җәһәттән, компания «Ясалма интеллектны өйрәнү буенча директор» дигән яңа вазыйфа булдырып, әлеге урынга татар егете Руслан Сәләхетдиновны билгеләгән. Ул – Карнеги Меллон университеты профессоры, 2000 нче елларда коллегалары белән машиналарны өйрәтү эшендә яңа төр алымнар уйлап таба. Бу исә нейрочелтәрләр технологиясе өлкәсендәге хәзерге мөмкинлекләргә этәргеч була. Сәләхетдинов машина өйрәтүнең төп нигезләрен тәшкил итүче дистәләрчә хезмәт автордашы да.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар