Логотип
Яңалыклар

Татар әдәбияты, журналистлар дөньясы зур югалту кичерә

Татар әдәбияты, журналистлар дөньясы зур югалту кичерә

Күренекле язучы, тәрҗемәче, журналист Саимә Ибраһимова бүген 93 нче яшендә арабыздан китте...
Саимә апа "Сөембикә"    журналы өчен аеруча якын, үз кеше иде. "Яшь ленинчы", "Дөнья", "Мәдәни җомга" газеталарында шактый еллар эшләгәннән соң, "Сөембикә" журналының алыштыргысыз журналистына әйләнде. Ул төзегән "Сөембикә ханбикә" китабы зур энциклопедик басмалар белән янәшә торырлык.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саимә Ибраһимованың әлеге хезмәте быел "Сөембикә" журналының һәм "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының дәрәҗәле бүләге - "Сөембикә беләзеге"нә лаек булды.
Саимә апа - телнең тәмен белеп яза торган тирән белемле, эрудицияле, тынгысыз җанлы, һәрвакыт күтәренке күңелле,  энергиясе ташып торган чын журналист иде. Аның геройлары Юрий Гагариннан башлап Белла Ахмадуллина, София Гобәйдуллина, Фуат Мансуров, Фәрит Иделлеләргә барып тоташты. "Том Сойер маҗаралары"н, "Тимур һәм аның командасы"н, "Александр Суворов"ны татар балаларына тәрҗемәдә якынайткан талантлы язучы иде ул.
Саимә апа Ибраһимованың якыннарының тирән кайгысынл уртаклашабыз. Саимә апабызның урыннары җәннәттә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар