Логотип
Яңалыклар

Тал мамыгы кебек киттең очып…

Кайгылы хәбәр көтмәгәндә, уйламаганда килеп иреште… Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуанов вафат…

Күз алдыннан, кино кадрлары кебек, җитез, тиктормас,  гади, ягымлы, ярдәмчел Рөстәм йөгереп узды. Казан дәүләт университетында, журналистика факультетында укып йөргән студент чаклары истә… Редакциядә эшләгән елларын хәтерлибез… Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып, халык мәнфәгатьләрен яклап йөрүләре күз алдында… Соңгы елларда «Таттелеком» АҖда матбугат үзәге җитәкчесе вазыйфасында тарихи мирасыбызны, мәдәниятебезне үстерү һәм саклап калу юнәлешендә бөтен җанын биреп, тырышып йөрүләре исә барчабызны сокландырган иде… Тукай премиясе бирелгән шатлыклы көннәр… (Вахит Имамовның «Зәкуан булмаса, Кырлайда Сәгъди абзый утары булмас иде», – дип язган сүзләре генә дә Рөстәмнең Тукай дөньясына никадәр якын булуын сөйли түгелме?) 
Азнакайда, Ык буенда туып үссен дә, ничек шагыйрь булмасын ул, күңелендә ничек җырлар тумасын! Рөстәм Зәкуановны халкыбыз аның шигырьләренә язылган популяр җырлары өчен аеруча яратты, үз итте.
Яшисе дә, яшисе иде бит әле. Халкыбызны матур җырлар, изге гамәлләр белән сөендерәсе дә, сөендерәсе иде…
 Җаннарыбыз телгәләнеп,  кабат-кабат Рөстәм Зәкуанов шигырьләрен кулга алабыз. Һәр сүзе, фикере, хисе бу сагышлы минутларда үзенә бер мәгънә яшергән кебек. Әйтерсең шагыйрь безгә соңгы сүзен җиткерә, хушлаша…
Картаяммы?! Кими җегәр,
Арыйм дөнья шау-шуыннан…
Елый кебек бәллүр чишмә,
Моң түгелә агышыннан.
Ялгыз калган аккош кебек
Бәргәләнәм сагышмнан.
Салмак җилдә бөтерелеп,
Тал мамыгы китте очып…


***
Еллар буе һаман ашыгабыз,
Кемдер куа гүя артымнан.
Теләсәм дә кайчак туктый алмыйм –
Язмыш йөгәнләгән атымны.
Уңга-сулга йолкый язмыш җиле,
Яфрак кебек оча көннәрем.
Гомер мизгелләре бөтерелә,
Хатирәләр кайта төннәрен.
Хатирәләр, гүзәл хатирәләр,
Сөюләрдән йөрәк янгандыр.
Хәсрәтләрдән җаннар өшегәндер,
Йөрәк туңган чаклар булгандыр.
Яманнары күптән онытылган,
Сынауларны һәркем эзләренә бары
Калган сарылып сагыш тузаны…

***
Шатлык кына түгел, кайгысы да
Көтмәгәндә үтә кагылып…

***
Үткәннәргә ләкин юллар ябык,
Кайтып булмый кабат кирегә…

***
Шулай яратылган фани дөнья;
Ходай сыный безне һәр көнне.
Язмыш белән шулай бил алышып,
Узып барам язган гомерне…

***
Куалыймын һаман чаптарымны,
Җитеп булмый язмыш артыннан.
Язларымны кышлар алыштыра,
Гомер чаба еллар артыннан.
Көннәр уза гүя мизгел кебек,
Бу гомерләр ай-һай бик кыска.
Кемдер туа, кемдер дөнья куя,
Яшәү кануннары кырыс ла…

***
Җырладым, җырлармын һаман да,
Җанымда моңнарым бар әле.
Мин гашыйк тормышка, күңелемә
Сагышка урыннар тар әле…
Гомерем көзләргә барса да,
Көтәсе язларым бар әле…


Сине сагыну, юксыну мизгелләре бездә, Рөстәм… Тал мамыгы кебек киттең очып… Бик авыр безгә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар