Суворовчы егет һәйкәле сәламли

Бүгеннән Казанның Суворов хәрби училище каршысында суворовчы егет һәйкәле сәламли. Әйтерсең, ул бар кешегә “Гомереңне Ватанга багышла, ә намусыңны сатма!” дигән суворовчылар девизын яңгырата. Аңа карап, киләчәктә хәрби булырга теләүче егетләр саны артыр.

1 сентябрь – Белем бәйрәме, ә суворовчылар өчен икеләтә тантана. Хәрби киемнәрен киеп, укуга керешү белән беррәттән, биредә суворовчыга һәйкәл дә ачылды.

“Казан Суворов училищесы – безнең горурлыгыбыз”

Чувашиянең Чабаксар шәһәреннән малайларын Суворов училищесының 1 нче курсына озатучы Татьяна Евдокимова бүген аеруча сөенечле мизгелләр кичерә. Ник дигәндә, уллары инде әллә кайчаннан ук суворовчы булырга хыялланган икән. Һәм, ниһаять, бүген аның бу хыялы тормышка ашкан – суворовчы киемен кигән.

- Малаебыз офицер булырга тели. Шуңа күрә без моңа иртәрәк әзерләнсәң, яхшырак кына булачак, дип уйладык. Ә Казан хәрби суворов училищесы турында күптәннән ишетеп беләбез. Аның башка уку йортлары арасында абруе да зур, улыбыз аны тәмамлап, максатына ирешер, дип уйлыйбыз, – ди ана кеше.

Булачак суворовчы, укырга керер алдыннан, спортка аеруча зур игътибар биргән. Җиңел атлетика, йөзү, спорт биюләрен дә читкә куймаган. Биредә бер урынга быел өч кеше дәгъва кылу сәбәпле, Татьяна ханым укырга керә алмас, дип хафаланган. Ләкин, бәхеткә, егет имтиханнарын тиз арада яхшы билгеләренә тапшырган. Бу минутлар ана кеше өчен әйтеп бетергесез шатлык мизгелләре алып килгән.

Һәйкәл ачылу тантанасына егетләрне сәламләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов та килгән иде.

- Безнең өчен Казан Суворов хәрби училищесы зур горурлык булып тора. Биредә Россия геройлары, 50дән артык генерал тәрбияләнгән. Алга таба да әлеге училищега  ярдәм итәчәкбез, – дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан Суворов училищесы ветераны Александр Шахназаров исә яшьләргә аеруча укуга зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклый.

Беренче курс студентлары, тантаналы рәвештә, яхшы укырга, дисциплиналы булырга, рота, уку йорты намусын сакларга ант бирде.

Суворовчыларга ˜– куркынычсызлык дәресләре

Бүген училищеда Бөтенроссия хәрби структуралары психологлары съезды дәвамында “Куркынычсызлык дәресләре” уздырыла. Ул, беренче чиратта, хәрби структуралар өчен психологлар әзерләү максатында мәйданчык булдыруга багышланган. Бу, үз чиратында, белем бирү сыйфатын да арттырырга ярдәм итәчәк.

– Балалар үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте. Аларның активлыгы белем дәрәҗәләренең яхшы булуын күрсәтә. Әлбәттә, без дәресләрдә аларның белемен тикшерүне максат итеп куймадык, ә гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштек, – дип ассызыклый Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ашыгыч психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Шойгу.

Җитмәсә, әлеге мөһим сабакларны Юлия Сергеевна Шойгуның үзе бирүе дә суворовчылар өчен бик кызыклы булган. Шушы яшьләрендә Россия өчен әһәмиятле кешеләрнең күрү – безнең өчен зур сөенеч, ди алар.

– Мин шәхсән үзем Суворов училищесына киләчәктә хәрби булыр өчен укырга кердем, чөнки монда перспективалар югары. Әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң, хәрби югары уку йортларына укырга керү дә җиңелрәк. Биредә хәрби дисциплинага да өйрәтәләр, тормышның теләсә кайсы очрагына әзер булып торасың, – дип сөйләде “Intertat.ru” хәбәрчесенә 4 нче курс укучысы Егор Латышев.

Мари Эл республикасының Йошкар Ола шәһәреннән килгән егет мәктәп белән Суворов училищесының төп аермасы – әти-әниләрдән башка яшәү, дип аңлата. Шуңа да укучылар монда мөстәкыйль тормышка иртәрәк өйрәнә башлый. Күкрәгендә значоклар да шактый Егорның: “Ударник учебы” – укуда “яхшы” билгеләренә укыганы, “2 разряд” – ГТО нормаларын тапшырганда олылар категориясендә икенче разрядка ия булганы өчен бүләкләү. Чираттагы күкрәк билгесе – Россия буенча барлык Суворов, Нахимов училищелары арасында үткәрелгән самбо буенча ярышларда беренче урын алган өчен тапшырылган.

... Әлбәттә, суворовчы егетләргә күп кеше кызыгып карый. Шулай булмый ни: Ватанның булачак сакчылары шушында тәрбияләнә бит. Бүгенге бәйрәм 1 курска укырга кергән суворовчылар өчен аеруча истә калачак. Ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган хәрби тормышка беренче адымны шушында атлый алар.

сылтама: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 9 август 2022 - 17:46
    Без имени
    Хатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 9 август 2022 - 23:11
    Без имени
    Кем нэрсэ язасы килэ шуны яза, без укыйбыз вахыт эрэм итеп
    Асылташ
  • 9 август 2022 - 09:35
    Без имени
    Ряхмят!Бик яхшы язасыз
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 9 август 2022 - 11:39
    Без имени
    Бигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышлар
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 8 август 2022 - 12:19
    Без имени
    Ирегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыни
    Кияү кызыбызны кыйный?
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда