Логотип
Яңалыклар

Сусауның шундые да була...

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичә башланырга берничә минут кала телефоныма «смс» хәбәр килеп төште. «Гөлнур, хәерле кичләр! Сез бу вакытта өйдәдер инде?» «Башкортостан кызы» журналының баш мөхәррире Гөлназ ханым Кутуева яза икән. «Әнгам Атнабаев кичәсендә утырам», – дип җавап бирәм. «Атнабаевта? Уфада?!» Бераздан аңлаштык: баксаң, нәкъ шушы көнне, шушы сәгатьләрдә Уфа шәһәрендә дә яраткан шагыйребезне искә алу кичәсе бара икән... Кызык, димәк, алар да, без дә бер дулкында...
 
«Җиз кыңгырау моңнары», «Галия-Заһир җыры», Хушыгыз, хыялларым», «Сагынганда»... Җырны – шигырь, шигырьне җыр алыштыра. (Алдан ук әйтеп куйыйм әле – нигәдер сәхнәдә «Бәхет» (Әнвәр Монасыйпов көе) яңгырамады. Минем кебек ул җырны көтеп утыручылар тагын булгандыр әле, мөгаен. «Бәхет» диюгә, сезнең дә колакта Вафирә апа Гыйззәтуллина тавышы ишетелә башлыймы ул?
 
Шул бәхетемне эзләп юлга чыктым,
Юлым сикәлтәле, әремле...
 
Әллә бүгенгеләр бу җырны башкармыймы соң? Югыйсә, Әнгам Атнабаевның иң билгеле җырларыннан берсе бит инде ул. Искиткеч тирән мәгънәле сүзләр ул җырда!)
 
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Атнабай шигырьләрен тыңлап болай да кинәнгән идек инде (Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган бу флэшмоб өчен Татар дәүләт филармониясенә аерым рәхмәт! Ул аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Тәртип» радиосы белән берлектә оештырды). Филармония бинасында узган бу кичә исә шигырь тыңларга (затлы шигырь тыңларга!) никадәр сусаган булуыбызны тагын бер кат күрсәтте.
 
Атнабай шигырьләрен безгә сәхнәдән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артистлары Дания Нуруллина һәм Хәлим Җәләй, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев, Илдар Кыямов, Илгиз Мөхетдинов һ.б. укыды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Бариева; Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Илшат Вәлиев, Чулпан Йосыповалар аның сүзләренә язылган көйләрне яңгыраттылар.
 
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның сөйләгән хатирәләре дә бу кичәдә бик урынлы булды. Кулына якташ шагыйренең китабын тотып менгән иде ул сәхнәгә.
 
– Әнгам Атнабаевның бу китабы мин унынчы класста укыган елны басылып чыкты, – диде ул. – Мин аны китап кибетеннән унны сатып алдым. Алып кайттым да дусларыма, укытучыларыма бүләк иттем. Ә берничә көннән мине эзләп өйгә китап кибете сатучысы килде. «Синдә китаплар калдымы әле? Райкомнан сорыйлар», – ди. Ике китабым калган иде – сатучы аларны миннән кире алып китте... Менә шушы кечкенә генә бер факт та ул елларда Әнгам Атнабаевың Башкортстанда ни дәрәҗәдә популяр булуы турында сөйли.
 
«Атнабай, ниһаять, Татарстанга да тулы хокуклы, популяр шагыйрь булып килде», – диде Роберт Миңнуллин.
 
Тамаша залында Әнгам Атнабаевның улы Азамат һәм оныгы Ләйсән дә бар иде. (Азамат Атнабаев – Әлмәт шәһәрендә яши, ул гомере буе төзелештә эшләгән. Оныгы Ләйсән – Казанда тора, юридик факультетның аспирантурасында укый. Без аны этикет буенча дәресләр бирүче белгеч буларак та беләбез. Шигъри флэшмобка кушылып, Ләйсән бабасының шигырен дә укыган иде. Сез аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтыннан табып тыңлый аласыз.)
 
Кичәгә шагыйрь Әнгам Атнабаевны белгән, аны хәтерләгән, яраткан тамашачы килгән иде. Аның җырлап торган шигырьләрен яттан белгән тамашачы: өйгә кайтканда, мин автобустан төшеп калганда да, филармония каршындагы тукталышта бергән утырган юлдашларым һаман Атнабай шигырьләре турында сөйләшәләр иде әле... Өлкәнрәк буыннар, әлбәттә. Әмма кичәнең Әнгам Атнабаев шигырен 7 яшьлек Әмир Гайнатуллин сөйләве белән башлануында шулай ук тирән мәгънә ята иде, минемчә.
 


концерт видеосы биредән алынды: http://intertat.tatar/society/ngam-atnabaevny-uly-ti-rli-d-belm-de-ul-svo-o-loch-dip-ytep-salsa-shunnan-barysy-da-a-lashyla/

Теги: Әнгам Атнабаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар