Сулыкларда сак булыйк!

Атна ахырына Татарстанда һава торышы 28 градуска кадәр җылытырга мөмкин – синоптиклар шундый фараз белән сөендерә. Эссе булгач, су коенасы, комлыкта кызынып ятасы да киләчәк. Тик сулыкларда саклык чаралары турында бөтен кеше дә уйламый гына.
Кечкенә сулыклар буенча Татарстанның баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов бүген матбугат очрашуында хәбәр иткәнчә, саксыз гамәлләр аркасында республика сулыкларында һәлак булучылар саны, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, ике тапкырга кимегән. Узган ел 49 кеше су корбаны булса, быел андыйлар – 28. Быел коткаручылар 18 кешенең гомерен саклап кала алган (узган ел коткарылганнар 30 булган). Ә барлыгы быел сулыкларда 37 фаҗига теркәлгән (узган ел – 65).
Шулай да, фаҗигаләр саны кимеде, дип шатланырга иртәрәк. «Халык, сулык күрүгә, саклык чаралары турында бөтенләй оныта», – ди Юрий Венедиктов. Мисал өчен, быел сулыкларда батып үлгән кешеләрнең 7се исерек хәлдә булган, 9ы тиешсен урында коенган. Ә 10 кеше көймә әйләнеп каплану сәбәпле баткан.
Иң күп фаҗига Түбән Кама сулыкларында теркәлгән. Биредә быел гына да 4 кеше батып үлгән инде. Чистай, Казан һәм Әгерҗедә өчәр кеше баткан.
Юрий Венедиктов әйтүенчә, республикада 297 җәмәгать ял итү урыны бар. Аларда тәртипне саклау өчен 113 патруль төркеме булдырылган. Шулай да кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Кеше 80 процентка судан торса да, сулыкларның куркыныч тудыруын онытырга ярамый. Су корбаны булу өчен күп вакыт кирәкми – 1-2 минут та җитә. Шуңа күрә үзебезнең һәм якыннарыбызның тормышына игътибарлы булсак иде!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.