Су коену сезоны: коткаручыларның эше булмасын...

1 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә коену сезоны ачылды. Республикабызның елга-күлләргә бай булуы су янындагы ял өчен зур мөмкинлекләр ача. Әмма шул ук вакытта сулыкларга якынлыкның тискәре яклары да бар: җәйге чор ел саен кеше югалтулары белән билгеләнә.
Быел коену сезонын кайберәүләр май аенда ук башлады. Инде бу вакытта елга-күл буйларында кызынучы, хәтта су керүче кешеләрне дә күрергә була иде. Шөкер, шулай җәй җитмичә су коенырга җөрьәт итүчеләр алай күп түгел иде. Әмма шулай да бәхетсезлек очраклары булмыйча калмый. Әйтик, июнь башында Казанда яшәүче 23 яшьлек егетнең гәүдәсен Иделдә Яшел Үзәннең Октябрьский бистәсе янында табалар. Егетне моңа кадәр 4 көн эзләгәннәр. Ул инде 29 майда эзсез югалган булган.
Июнь аенда исә коену сезоны рәсми рәвештә ачык дип игълан ителсә дә, су керерлек көннәр булмады диярлек. Аномаль җылы майдан соң җилле-яңгырлы көннәр килде. Нәтиҗәдә, пляжда кызынып яту урынына яңадан җылы киемнәргә төренергә туры килде. Гади халык коенырга да рәт юк дип уфтанган мәлдә, коткаручылар мондый һава шартларына, киресенчә, сөенгәндер.
Ел саен, май урталарыннан алып сентябрь ахырларына кадәр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, башка вазифалары белән беррәттән, суда батып үлүчеләрне эзләргә мәҗбүр бит. Җәй никадәр эссерәк булган саен, суда үз әҗәлләрен табучылар да күбәя төшә. Шуңа да июнь башының кызу килмәве кемнәрнеңдер гомерен саклап калды, коткаручыларның эшен киметте.
Шулай да июньнең беренче ике атнасында да су корбаннары бөтенләй булмый калмады. Өч көнлек ялларда су кереп ял итәргә омтылучылар табылган. 11 июнь көнне Казанның Иске Победилово торак пунктының “Ивушка” бакчачылык җәмгыятендә Идел елгасы култыгында су коенганда 1966 елгы ир-ат батып үлгән.
Шул ук көнне Тәтеш шәһәрендә, Идел елгасында көймәләре капланып, ике кеше суда калган. Ир-атларның берсен, бәхеткә, җирле балыкчылар коткарган. Икенчесе исә – 1938 елгы ир-ат батып үлгән. Аның гәүдәсен икенче көнне генә коткаручылар табып чыгарган.
Ярамаган урыннарда су кермәсеннәр, ә комлыкларда коенуның кагыйдәләрен үтәсеннәр дип, коткаручылар гел күзәтеп тора. Әмма бу чараларга да карамастан, су корбаннары ел да булып тора. Күп очракта судагы бәхетсезлекләрдә кешеләр үзләре гаепле бит: батып үлүчеләрнең шактыен исерек баштан суга керүчеләр тәшкил итә. Исерек кешегә диңгез дә тубыктан бит. Күл-елга турында сүз дә юк.
Батып үлүчеләр рейтингында икенче урын – ярамаган урыннарда су коенучыларныкы. Кызу көннәрдә су кереп коену үзе бер рәхәт бит. Кешеләр куркынычсызлык турында да онытып, рөхсәт ителгәнме ул, юкмы икәненә карап та тормыйча якындагы сулыкка чума. Рәсми су коену урыннары санаулы гына булгач, тагын ни эшләргә кала соң? Әмма, кызганычка, кызу чордагы салкынча су рәхәтлеге өчен кайвакыт гомерең белән түләргә туры килә.
Суга батып үлүләр исемлегендә тагын бер сирәк булмаган һәм барысы арасында иң кызганычы ‒ балаларның сулыкларның корбаннарына әверелү очраклары. Монда төп җаваплылык ‒ әти-әниләр, өлкәннәр җилкәсендә. Карап бетермәү, күз уңыннан ычкындыру аркасында ел саен су күпме яшь гомерләр өзелә?! Быел коену сезоны ачылганнан бирле мондый куркыныч югалтулар теркәлмәсә дә, яз аенда бөтен Татарстанны шаулаткан фаҗига булды.
8 апрель көнне Югары Ослан районы коткаручыларына Ямбулат авыл җирлеге башлыгыннан 5 яшьлек баланың югалуы турында хәбәр килеп ирешә. Ачыкланганча, 2011 елгы малай үз өеннән 100 метр ераклыкта ике абыйсы (бертуган һәм ике туган) белән елга буенда уйнап йөргән. Елганың киңлеге – 3, тирәнлеге 2 метр булган. Елга аркылы бүрәнә яткан. Балалар икенче ярга чыгарга теләп, шул бүрәнә буйлап атлаган. Олыраклары чыга алса да, кечкенәсе елгага егылып төшкән. Абыйларының берсе ярдәмгә кеше чакырырга чапкан, ә икенчесе батучы малайны коткарырга тырышып караган. Әмма киеме юешләнгән кечкенә малай төпкә киткән. Коткаручылар водолазлар ярдәмендә малайны 1,5 метр тирәнлектән, бәла булган урыннан 250 метр читтән табып алган.
Кызганычка, балаларда курку хисенә караганда кызыксыну көчлерәк. Шуңа да аларны караучысыз калдырмасак иде.
чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.