Логотип
Яңалыклар

Студентлары арасында Республика күләмендә «Татар кызы» бәйгесе

2021 нче елның 12 нче мартында Г. Тукай  исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Республика күләмендә «Татар кызы» бәйгесе үткәрелде.

2021 елның 12 мартында Г. Тукай  исемендәге Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Республика күләмендә «Татар кызы» бәйгесе үткәрелде. Кызларга бәяне мәртәбәле  жюри әгъзалары бирде. Алар арасында: Идрисова Кадрия Рәес кызы – Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе; Кашапова Рәмзия  Әнвәр кызы –  «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары; Вил Нургали улы Усманов – җырчы, композитор,  Татарстанның халык артисты; Исмәгыйлев Рәдиф Миннехан улы – Россия күләмендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе лауреаты; Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы – дөньяда бердәнбер булган «Әлифба» музее җитәкчесе. 

Бәйгедә беренче этапны лаеклы рәвештә җиңеп чыккан 11 кыз көч сынашты. Алар түбәндәге номинацияләрдә җиңү яулады:  
 «Зирәк кыз» номинациясе – Казан педагогика көллияте студенты  Абдрахманова Чулпан Рәфис кызы;
 «Ягымлы кыз» номинациясе –  «Кукмара аграр көллияте» студенты  Мусина Илсинә Алмаз кызы
 «Уңган кыз» номинациясе –  «Әлмәт политехника көллияте» студенты Камалтдинова Алия Наил кызы;
 «Сөйкемле кыз» номинациясе –  «Владимир Лушников исемендәге Казан нефть һәм химия көллияте» студенты Абдерәкыйпова Румия Шамил кызы
 «Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз»  номинациясе – Казан төзелеш көллияте студенты Шәрипова Зилә Илдус кызы;
 «Җитез кыз» номинациясе – «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» студенты Сәмигуллина Зөлфия Мотыйгулла кызы;
 «Иҗади кыз» номинациясе – М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте студенты Талипова Гөлнара Нурсаяф кызы
 «Иң ихлас кыз» номинациясе – «Казан технология һәм дизайн көллияте» студенты Мөхәмәдуллина Эльвина Валерий кызы;
 «Иң зур ачыш» номинациясе – «Түбән Кама педагогика көллияте» студенты Медведева Алинә Иван кызы;
 «Зыялы кыз» номинациясе – Арча педагогика көллияте студенты Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызы;
«Максатчан кыз» номинациясе – Казан энергетика көллияте студенты Хөсәинова Рәзилә Ренат кызы.

Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Республика күләмендә үткәрелгән «Татар кызы» бәйгесендә 1 нче урын  «Казан технология һәм дизайн көллияте» студенты  Мөхәмәдуллина Эльвина Валерий кызына, 2 нче урын М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте студенты Талипова Гөлнара Нурсаяф кызына, 3  нче урын Казан төзелеш көллияте студенты Шәрипова Зилә Илдус кызына  бирелде. 

Җюри әгъзалары бер тавыштан бәйгедә иң зур балл җыйган Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студенты Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызын Гран-прига лаек дип тапты һәм  Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләген тапшырды. Кызларның һәрберсенә дипломнар, Бөтендөнья татар конгрессы, «Сөембикә» журналы, «Ләйсән» чәчәк кибете  һәм төп спонсорыбыз «Кукмара металл савыт-саба заводы» ачык акционерлар жәмгыяте тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре бирелде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар