СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫ ГӨРЛӘЯЧӘК!
Кайда – кайда, бездә, Татарстанда үтә инде ул яшьләр өчен төрледән-төрле чаралар, форумнар, фестивальләр! Тикмәгә генә Татарстан үзенең Яшьләр сәясәте программасы буенча бөтен Россиядә беренче түгелдер шул! Татар яшьләре көннәре тәмамланды гына, инде 14 – 19 августларда Студентлар мәгариф форумы узачак. Югары Ослан районында, ямьле Зөя буенда, Зөя утрау-шәһәрчегеннән ерак түгел студентларның палаткалы шәһәрчеге үзенә тартып торачак. Анда югары уку йортларында белем алучы 100 дән артык актив егет һәм кыз киләчәк.
Бу Форум инде өченче тапкыр үткәрелә. Өч ел элек шундый форум уздыру идеясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән булган. Студентлар форумы мәйданында узган уку елына йомгак ясала, киләчәккә приоритетларн билгеләнә. Юк, анда вуздагы кебек лекцияләр дә, парлар да булмаячак. Төрле форматлардан файдаланачаклар. Катнашучылар ничек күрергә тели форумны, программа шулай итеп төзелгән. Һәр хат, һәр тәкъдим, һәр яңалык, һәр фикер җентекләп өйрәнелгән. Яшьләр 8 юнәлештә эшләячәк икән: проект менеджменты, алыпсатарлык, иҗади менеджмент, социаль юнәлеш, фән һәм инновацияләр, студентлар үзидарәсе, медиа, шәхес үсеше. Һәм алар барысы да Татарстанның 2030 елгача социаль-икътисадый үсеш Стратегиясендә чагыла. Форумның тренерлары һәм спикерлар Россиядә һәм Татарстанда билгеле фән, бизнес, дипломатия, кино, театр, спорт, сәнгать кешеләре. Студентлар форумы ул социаль юнәлештә ориентлашкан мәдәни-укыту проекты. Максаты – яшьләрнең актив гражданлык позициясен булдыру, яңа тәҗрибәне гомумиләштерү һәм киңрәк җәелдерү, студентлар үзидарәсе эшчәнлеген үстерү.
Узган ел форум эшендә илнең 50 вузы катнашкан. Быел да актив, креатив, позитив яшьләр, Татарстаннан тыш, Ульяновскидан, Уфадан, Самарадан, Свердловскидан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Дагстаннан, Адыгей республикасыннан киләчәк.
Студентлар мәгариф форумын Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы уздыра. Болар турында мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларына ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Студентлар Лигасы Президенты Элькин Искәндәров, Студентлар мәгариф форумы координаторы Юлия Сичевская җиткерде.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.