Логотип
Яңалыклар

Стендка ату буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы Универсиадада скит ярышларында көмеш медаль алды

Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрендә стендка ату буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы җәйге Универсиадада скит ярышларында көмеш медаль алды. Россиялеләрнең нәтиҗәсе – 195 балл, дип белдерә ТАСС.
Чехия командасы алтын медальгә (196) ия булды, казакъстанлылар бронза медаль (191) алды.

Шулай итеп, Россия  җыема командасының барлыгы 43 медале (11 алтын, 16 көмеш һәм 16 бронза) булды. Медаль зачетында россиялеләр бишенче урынны били.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/08/111099/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар