Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Камал театры спектакльләр күрсәтә

7-15 август көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты кысаларында, тамашачыларга 9 спектакль тәкъдим итә.
Спектакльләр циклы Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е белән башлана һәм тәмамлана. Бу очраклы түгел, чөнки «Зәңгәр шәл» күптән инде театрның «йөзек кашы»на әверелде. Әлеге пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйнала, һәр буын тамашачы аны яратып кабул итә.
Спектакльне 7 августта 19.00дә һәм 15 августта 18.00 сәгатьтә Камал театрында карарга мөмкин булачак.
8 август сәгать 18.00 дә Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән «Хуҗа Насретдин» спектакле күрсәтеләчәк.
9 август сәгать 19.00 дә Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» тәкъдим ителә. Әлеге лирик комедиядә татар театрының данлыклы артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Наилә Гәрәева уйный.
10 август сәгать 19.00 дә Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән һәм тамашачылар яратып кабул иткән «Гөргөри кияүләре»н күрергә мөмкин.
Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә»сен 11 августта кичке 7 дә карарга була. Әлеге романтик комедиядә театрның яшь, артистлары Ришат Әхмәдуллин, Нәфисә Хәйруллина, Эмиль Талипов, Айгөл Хәйруллина һ.б. катнаша.
12 августта Галиәсгар Камал пьесасы буенча «Банкрот» сатирик комедиясе тамашачылар хозурына тәкъдим ителә. Спектакль сәгать 19.00 дә башлана.
109 сезонның беренче премьерасы - «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектаклен 13 августта 19.00 дә карап булачак. Төп рольләрдә – Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. Спектакль драматург Флорид Бүләковның якты истәлегенә багышлана.
14 август сәгать 19.00дә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Мулла» спектаклен карау мөмкинлеге бар. Төп рольләрдә – Эмиль Талипов, Искәндәр Хәйруллин. Әлеге пьеса данлыклы драматург Туфан Миңнуллинның иң соңгы әсәрләреннән берсе, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Барлык спектакльләр дә рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/28/111748/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 07:29Без имениИх, шундый бәхетле хатын-кызлар, игътибарлы ир-атлар күбрәк булса иде! Бәхет өчен күп кирәкми безгә...Хыялдагы ир-ат
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.