Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы гран прие Россиядә калды

Кичә Казанда Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кичә булды.
Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры вазыйфаларын башкаручы Хәлил Шәйхетдинов та катнашты. «Бу онытылмаслык 4 көн булды. Георгий Шенгелия рәислегендәге жюри бары иң яхшы фильмнарны гына сайлап алды, - диде ул һәм республика җитәкчелеге исеменнән барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте. - Сезнең күбегез бу көннәрдә Казанның су ареналарында булды һәм атлетларга көч биреп торды. Алар икенче елга Олимпия уеннарында катнашачак. Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының дөньякүләм финалын монда уздырган өчен әлеге федерациягә рәхмәт. Сүз уңаеннан, Россия спорт министры Виталий Мутко Франко Асани белән әлеге фестивальне киләсе елда кабат Россиядә уздыру буенча сөйләшүләр алып бара.»

Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионаты федерациясе президенты Франко Аскани FICTS бүләген чемпионатның генераль продюсеры Диана Сәфәровага тапшырды. Ул шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка аерым бүләк тапшырды. Татарстан Республикасы да Франко Асканины бүләкләде.

«Культура — спортның аерылгысыз өлеше, ул рухи көч һәм белем бирү кыйммәтенә ия, - дип искәртте профессор Аскани. – Халыкара Олимпия комитеты, мәдәният һәм Олимпия мирасы комиссиясе әгъзасы буларак, чемпионатның әлеге оешма тарафыннан билгеләнүен, FICTS ка кергән 113 ил исеменнән, аның никадәр мөһим булуын искәртәсем килә.»

Франко Аскани Рөстәм Миңнехановка, Диана Сәфәрова җитәкчелегендәге оештыру комитетына, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, ММЧ вәкилләренә, жюри әгъзаларына әлеге чемпионатның финалын уздыруга өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Сез үзегезнең күп нәрсәгә сәләтле һәм искиткеч команда булуыгызны исбатладыгыз», - дип нәтиҗә ясады ул.

Диана Сәфәрова да финалның уңышлы тәмамлануы белән тәбрикләде. «Казан чираттагы тапкыр үзенең кунакчыллыгын һәм киң күңелле булуын исбат итте. Бу көннәрдә казанлылар һәм шәһәр кунаклары рухи яктан көчле һәм бернигә дә карамастан көрәшергә, җиңергә әзер булучыларга багышланган дөньяның иң яхшы кинокартиналарын күрә алды», - диде ул.

«Спорт һәм реклама» номинациясендә «FINA – су спорты төрләре буенча чемпионат, Казан» (Россия) беренче урынны яулады. Шул ук номинациядә Россиянең «Лев Яшин — 85 лет» кинокартинасы икенче урынга лаек булды. «Кино һәм ТВ футбол» номинациясендә «Стихия Колотова»гә (Россия) тиңнәр булмады. «Спорт һәм җәмгыять» номинациясендә «Дополнительное время» (Россия) беренчелекне яулады, безнең илнең «Леночка, Наташа, Ильдарчик: заботимся о каждом фанате!» кинокартинасы өченче урынга чыкты. «Спорт анимациясе» номинациясендә «Хаста Сантьяго» (Швейцария) җиңүче дип табылды, «Каз белән Аккош» (Россия, Татармультфильм) өченче урынга лаек булды. «Документаль кино» номинациясендә «Девушка и море» (Непал) кинокартинасы, жюри фикере буенча, иң яхшы булып чыкты, икече урында Россиянең «ЦСКА. Начало» кинокартинасы. «Уен кино» номинациясендә беренче урынга «Мы будем чемпионами мира» (Сербия) фильмы лаек саналды. «Олимпия уеннары – олимпия рухы» номинациясендә «Дух в движении» (Россия) кинокартинасы арада иң яхшысы буларак сайланды.

Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы гран-приен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм жюри рәисе Георгий Шенгелия тапшырды. Төп бүләккә «Дух в движении» кинокартинасы лаек булды. «Фильмны караганда жюри әгъзаларының күбесе геройлар өчен борчылып утырды, кайберләре хәтта елады да», - диде Г. Шенгелия.

Fair Play халыкара комитеты президенты доктор Камути Йено Fair Playның махсус бүләген «FICTS 2015» оештыру комитеты әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм РФның атказанган тренеры Ольга Павлова һәм фестивальнең хөрмәтле кунагы, актер Алексей Воробьевка тапшырды. «Бүген искиткеч көн. Мин футбол белән 15 яшемә кадәр профессиональ шөгыльләндем, әмма әлеге бүләкне мин актер булгач кына ала алдым. Бу минем өчен бик көтелмәгән һәм мөһим бүләк», - диде актер.

«Опера на льду» (Италия), «Победитель Ильгам Мамедов» (Әзербайҗан) һәм Россия данын яклаган «Леди Хук» һәм «Сочи». Между прошлым и будущим» фильмнары махсус бүләккә ия булды. «Вставай и бейся» фильмына язылган музыкасы өчен Алексей Воробьевны да Георгий Шенгелия билгеләп узды. Искәртеп узабыз: Фәрит Дәүләтшин төшергән «Деди Хук» кинокартинасы РФның бокс буенча спорт мастеры, халыкара турнирлар һәм берничә тапкыр Россия чемпионаты җиңүчесе, булачак химик фәннәр кандидаты, яшь спортчы Эльвира Азизовага багышланган. Яшь чагында ул, тормыш авырлыкларын җиңеп, үзенең көчле характеры, тырышлыгы һәм җиңүгә омтылышы нәтиҗәсендә, югары үрләр яулауга ирешә.

РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты тарафыннан Рәхмәт хатларын фестивальнең шәрәфле кунагы Николай Валуев тапшырды. Алар Хәлил Шәйхетдинов, Диана Сәфәрова, Франко Аскани, эшче төркем җитәкчесе Эдуард Ивановка бирелде

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/10/112293/
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7854
    0
    81
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7155
    2
    72
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    6037
    2
    39
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3435
    1
    38
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    3803
    1
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда