Логотип
Яңалыклар

София Гобәйдуллина: "Мин гомерем буе бер үк җырны язам"

Бүген Казан ратушасында Татарстанның иҗади интеллигенциясе танылган композитор София Гобәйдуллина белән очрашты. 1991 елдан бирле Германиядә яшәүче ватандаш Казанга мэр Илсур Метшин чакыруы буенча кайткан. Ул София Гобәйдуллинаның Te salutant,Sofia юбилей фестивале ачылышында катнаша. "Мине болай кабул итүгә таң калдым. 85 яшендә мондый таләпчән аудитория каршында басып торырмын дип күз алдына да китермәгән идем", - диде кунак.

Солистлар, хор һәм оркестр, уен кораллары ансамбле өчен йөзләгән симфоник әсәр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен музыка авторы Чистайда туган, Казанда иҗади шәхес булып формалашкан.

Композитор, фәлсәфәче һәм шагыйрь Лоренс Блинов композиторлар иҗатындагы мөһим проблеманы - иҗади кризисны һәм алга таба хәрәкәт итеп булмауны күтәрде. Иҗат дөньясында төрле индивидуальлек бар. Композиторлар еш кына иҗат юлы уртасында тукталып үз позицияләрен яңадан карыйлар һәм шундый халәткә киләләр. Бу миңа хас түгел. Хәзер иҗат иткәнем белән консерваториядә өченче курста иҗатым - ул шул ук. Мин гомерем буе бер шул ук җырны язам", - диде София Гобәйдуллина. Ул табигатьтән көч алуын һәм шәһәр читендә яшәргә яратуын да әйтте.

София Гобәйдуллина Казандагы йорты турында: "Яшьлегемне үткәргән йорт бар һәм ул Заманча музыка үзәге булган. Бу минем өчен зур горурлык. Иң мөһиме, анда төрле өлкә иҗат кешләре килеп аралаша ала".

Композитор София Гобәйдуллина белән аралашканнан соң "Под знаком любви. Композитор София Губайдулина» китабы һәм шул ук исемдәге документаль фильм презентацияләнде.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар