Логотип
Яңалыклар

СИЗОда утырган экс-кассир танымаслык булып үзгәргән

Бер ел элек Башкортстанның Салават шәһәрендә кассадан 25 миллион урлаган кассир Луиза Хәйруллина бөтен илне шаулаткан иде. Аның эше буенча суд процессы башланды.

Бер ел элек Башкортстанның Салават шәһәрендә кассадан 25 миллион урлаган кассир Луиза Хәйруллина бөтен илне шаулаткан иде. Аның эше буенча суд процессы башланды.

Тикшерүчеләр ачыклавынча, гаепләнүче акчаларны банктан ике ел дәвамында өлешләп алып чыга. Зур суммаларны ул иренә бирә. Ә ире аны комарлы уеннарда уйнап җилгә очыра. Бер ел элек  кассир банкка җитди  ревизия киләчәген ишетә. Акча җитмәвенең ачыкланачагын аңлап, Хәйруллиннар ике кызларын алып кача. Алар башта берничә көн урманда үткәрәләр, аннан шәһәргә кайтып такси яллап Казанга киләләр. 

 Бер айдан соң аларны Казанда арендага алган фатирларыннан табалар, әмма урланган акчалар әлегә кадәр табылмаган. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьне оештыручы экс-кассирның ире Марат Хәйруллин. Ул әлегә өй арестында. Элекке кассир  бер ел буе СИЗОда утырды.  Бер ел эчендә ул танымаслык хәлгә җитеп үзгәргән.  «Аргументы и факты. Уфа» газеты журналистларына ул борчылып 13 килограммга ябыгуын әйткән. СИЗОда прическасын ничек үзгәртүен дә сөйләгән. «Чәчләремне кечкенә толымнарга үрдем», – дигән ул.


Суд процессы Салават шәһәрендә уза. Луиза Хәйруллинаның адвокаты эшне аерым тәртип белән карауларын теләсә дә, суд гомум тәртип белән караячак дип  карар чыгарды. Гаепләре танылса, Хәйруллиннар 10 елга ирекләреннән мәхрүм ителәчәк.

Фото «Аргументы и факты. Уфа» газеты сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэфесенне тыялмасан шулай була инде ул.Аллам сакласын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сизодан чыгарырга кирак, башка чиновниклар купме акча урлап , аларны сизо тугел йортларында да тотмыйлар

      Хәзер укыйлар