Логотип
Яңалыклар

Сигез яшьлек кыз бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган

Мәскәүдә яшәүче Алисә Теплякова 11 нче сыйныфны тәмамлап иң яшь укучы титулын алган.


Мәскәүдә яшәүче Алисә Теплякова 11 нче сыйныфны тәмамлап иң яшь укучы титулын алган. 
 «Лента.ру» сайты язуынча вундеркинд кыз башта 9 нчы сыйныф  имтиханнарын тапшырган. Ул алты фән – физика, информатика, рус теле, математика, биология һәм  химия буенча дәүләт имтиханнары биргән. Соңыннан унберенче сыйныф программасын үзләштерергә тотынган. Әтисе  Евгений сүзләренә караганда, монда бернинди могҗиза һәм лайфхак юк.  Балалары да  вундеркинд йә гений түгел.


Алисәдән кала гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Бер кызлары дүрт яшьтә укырга кергән.  Барысына да өйдә белем бирәләр. «Көн саен биш сәгать укыйлар. Беренчедән, бу мәктәп вакыты белән чагыштырганда азрак, икенчедән, беркая да йөрергә кирәкми, өченчедән, теләсә кайсы вакытта укыту процессын туктатып була», – ди әтиләре.  Евгений фикеренчә, балаларны дөрес итеп үстерәсең икән,  бу гап-гади нәтиҗәләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар