Логотип
Яңалыклар

Швейцариядәге “Юлдаш” татар һәм башкортлар ассоциациясе Женевада узачак Сабан туена чакырып кала

Милли бәйрәм 5 нче июньдә узачак
Агымдагы елның 5 нче июнендә Швейцариядәге “Юлдаш” татар һәм башкортлар ассоциациясе Женевада Сабан туе татар-башкорт фестивален үткәрә. Бәйрәм Россия Федерациясе чикләреннән читтә яши торган рус телле ватандашлар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, Татарстан һәм Башкортстанның күркәм урыннары, мәдәнияте һәм традицияләре, милли ризыклары белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу максаттан, Татарстан һәм Башкортстан Республикалары стендлары урнаштырылачак, татар, башкорт, үзбәк кухнялары ризыклары белән тулы өстәлләр әзерләнәчәк.

Сабан туенда Татарстан һәм Башкортстан артистлары катнашында концерт программасы, милли сувенир һәм кул эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе, балалар һәм олылар өчен спорт ярышлары, кулинария буенча мастер-класс үткәреләчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәмгә Ауропаның төрле илләреннән татарлар һәм Швейцариядә яшәүче төрле диаспора һәм милләт вәкилләре чакырыла.
Сабан туе милли дискотека белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар