Логотип
Яңалыклар

​Шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләр юк — Надежда Борисова

Мөрәҗәгатьләр «кайнар линия» телефоннары аша кабул ителә.

Татарстанда уза торган сайлаулар буенча республика Үзәк сайлау комиссиясенә 11 мөрәҗәгать килгән. Аларның барысын да кичә төнгә кадәр карап, хәл иткәннәр. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә республика Үзәк сайлау комиссиясе Секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.

«Бүгенгә мөрәҗәгатьләр барысы да телдән генә һәм белешмә характерда. Бер мөрәҗәгать техник җиһазга бәйле иде. Сайлау участокларында урнашытырылган видеокамераның берсе дөрес урнаштырылмаганы ачыкланды һәм бу кимчелек шунда ук бетерелде», - диде ул. Үзәк саулау комиссиясе әгъзасы хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк сайлау участокларының адресларын тәгаенләү, сайлаудан соң бирелгән беләзекләр белән кайда, нәрсә эшләп булачагын ачыклау өчен шалтыраталар.

«Шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләр юк», -диде Надежда Борисова.

Бүген республикада сайлауларга кагылышлы сорауларны «кайнар линия» аша да белергә мөмкин булачак. (843) 292-56-42; 292-85-14 телефон номерлары иртәнге 7 гә кадәр эшләячәк.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар