Логотип
Яңалыклар

Сездә ришвәтчелек бармы?

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча республикада төрле чаралар үткәрелә. Татарстан муниципаль районнары җитәкчеләре белән Татар-информ агентлыгында булган очрашудан шундый нәтиҗәләр ясарга мөмкин. 
Әлеге матбугат конференциясендә Республика Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Әлмәт шәһәре һәм районы җитәкчесе Айрат Хәйруллин, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов катнашты.

ЧАЛЛЫ
Соңгы вакытта шәһәрдә коррупциягә кагылышлы шикаять белдерүләр күп булган. Аеруча бу җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсенә кагыла. Автомобильчеләр шәһәрендә биналарны арендага алучылар өчен интернетта махсус шәхси кабинетлар эшли башлаган. Хәзер 600 кеше шулардан файдалана икән. Шәһәрдә закон бозу очраклары шактый. 73 җир участогы рөхсәтсез файдаланылган. Бу шәһәр казнасына 150 миллион сумлык зыян салган. Законсыз рәвештә җирдән файдаланган 4 арендатор ачыкланган. Алар китергән зыян 300 миллион сумнан артып китә.

ӘЛМӘТ
Нефтьчеләр башкаласында дәүләт сатып алуларын ныклы контрольдә тота башлаганнар. Махсус совет эшчәнлеге нәтиҗәсендә ришвәтчелек өлкәсенә кагылышлы проблемалар ачыклана. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасында документлар тизрәк теркәлсен өчен кайчак ришвәт йә бүләк бирү очраклары күзәтелгән. Эш сәгатьләре дә халык өчен уңайсыз: әлеге оешмаларга эләгер өчен кешегә эшеннән сорап китәргә туры килә. Күптән түгел бу оешмалар төшке ашларсыз кичке 7 гә кадәр, хәтта шимбә көннәрендә дә эшләү режимына күчкән.

АКСУБАЙ
Аксубайда коррупция фактлары күзәтелмәгән. Эксперт комиссиясе «полиграф» ярдәмендә дә ришвәтчелекне тапмаган. Район җитәкчесе сүзләренә караганда, йөзү бассейнына билетсыз керү очраклары гына булган.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар