Логотип
Яңалыклар

​«Сөембикә»нең хәйрия акциясе

Бу юлы без Саба районы Югары Утар авылының акылга зәгыйфь балалар йортына күргәннәребезне язарга дип кенә килмәдек. Максатыбыз – балаларга бәйрәм ясау иде. Моның өчен үзебез белән «Әкият» театрыннан аниматорлар Алсу Хайсарова белән Дилүс Хуҗиәхмәтовны да алып килдек.

Дөньяның гаҗәеп бер матур почмагында урнашкан булып чыкты ул балалар йорты. Артистларыбыз кызлар, малайлар белән шундук уртак тел тапты: төрле уеннар уйнаттылар, биеттеләр, күңел ачтылар. Балалар кунаклар алып килгән күчтәнәчтән дә авыз иттеләр. Безне дә  яратып, үз итеп калдылар.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар