Логотип
Яңалыклар

Сайлаулар–2016: Татарстан командасына көч нигә кирәк?

Россия Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе финиш сызыгына якынлаша. Быелгы сайлауларда Татарстанда яшь буынның гражданлык активлыгына зур өмет баглана, чөнки сайлаучыларның 30 проценты – 35 яшькәчә яшьләр.


Чакырулар таратылды

18 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дә Татарстанда 2812 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак. Хастаханә, шифаханә, вокзал һәм аэропортларда, тикшерү изоляторлары кебек кешеләр вакытлыча була торган урыннарда да тавыш биреп булачак – барлыгы 48 шундый участок эшләячәк. Закон шартлары миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә сайлау участокларын видеокүзәтү белән тәэмин итүне таләп итә, шуңа күрә Казандагы 415 участокта видеокамералар урнаштырылачак.

– Бөтен участокларның дә эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган, комиссия әгъзалары әзерлек узды. 16 сентябрьгә кадәр сайлау участокларына сайлау бюллетеньнәре кайтарылачак. Безнең төп бурыч – сайлауларның нәтиҗәләре шик уятырлык булмасын, барысын да законлы, ачык итеп оештырып чыгу. Сайлаулар көнендә муниципаль хакимиятләр, хокук саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне юк итү хезмәтләре белән хезмәттәшлектә эшләячәкбез. Участок комиссияләрендә сайлаучыларның тәгаенләнгән исемлекләре бар, шушы көннәрдә аларның хезмәткәрләре һәр йорт-фатирны йөреп чыгып, сайлауларга чакыру таратты, – дип хәбәр итә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

 


Сайлаулар һәм сайлау участоклары турында мәгълүматларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтыннан да белергә була. Шулай ук “кайнар линия” эшли: (843) 2928514, 2925642. Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, телефон аша соңгы вакытта 20 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 11 очрагында агитация кагыйдәләрен бозуга зарланганнар, ләкин тикшергәч, ул фактлар расланмаган. “Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Ләкин еш кына кешеләрнең моң-зары хискә бирелүдән, законнарны белмәүдән килә”, – дип искәртә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Быел Татарстанда  33 мең егет һәм кыз үз гомерендә беренче тапкыр сайлауларда катнашачак, алардан 29 кешегә сайлау көнне – 18 сентябрьдә 18 яшь тула.


“Чиста” агитация

Мәгълүм булганча, быел Россия Дәүләт Думасындагы 450 кәнәфинең бер яртысына депутатлар – партия исемлекләре, ә икенче яртысына бермандатлы округлар буенча сайлана. Ил күләмендә сайлауларда “Бердәм Россия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Россия” кебек барлыгы 14 сәяси партия катнаша. Татарстанда 43 кандидат теркәлде, аларның 42се – сәяси партияләр вәкилләре, берсе – үзен-үзе тәкъдим иткән кандидат: закон бермандатлы округлар буенча андый мөмкинлекне бирә. Әмма кандидатлыкка дәгъва иткән 10 затның берсе генә катгый таләпләр куелган теркәлүне узды.

Шунысын әйтергә кирәк: Россия парламентына сайлаулар белән бер үк вакытта 18 сентябрьдә республикадагы 36 муниципаль районда җирле советларга да депутатлар сайланачак. Сайлаулар барышын яктырту өчен бу көнне Казанда журналистлар өчен Мәгълүмат үзәге оештырылачак.

– Партия исемлекләре һәм бермандатлы округлар буенча кандидатлар рәсми рәвештә агитация чорына 20 августта аяк баскан иде. Татарстанда агитация “чиста” үтә, “пычрак” технологияләр кулланылуы күзәтелмәде. Телевидение һәм басма матбугатта оппозицион чыгышлар да ясала. Телевизион дебатлар оештырылуы исә сайлау кампаниясен тагын да җанландырды. Әйтергә кирәк, бөтен партия һәм кандидатларга да агитация чараларын оештыруга тигез шартлар тудырылды: түләүсез эфир вакыты, вакытлы матбугатта урын, халык белән очрашу өчен бүлмә-аудиторияләр тәкъдим ителде. Тик, кызганычка, барысы да бу мөмкинлекләрдән файдаланмады, – дип ассызыклый Әгъзам Гобәйдуллин.

Татарстанда сайлаучыларның 11 проценты физик мөмкинлекләре чикле гражданнар булуын исәпкә алып, сайлаулар көнендә участок комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә барырга җыена. Авыру сәбәпле сайлауларда катнаша алмаучыларга төшкә кадәр участокка шалтыратып хәбәр итәргә киңәш ителә, андый чакта да комиссия әгъзалары үзләре килә.

Гомумән, төрле сәбәпләр аркасында бу якшәмбедә сайлау участогына бара алмаучыларга, сайлаудан читтә калмасыннар өчен, сайлау участокларыннан “открепительныйлар” алырга рөхсәт ителә. Бүгенге көнгә инде 10,5 мең шундый “открепительный” кәгазе тапшырылган.

Быел сайлаулар көнендә чит илләрдә булган Россия гражданнарына да Конституцион хокукларын тормышка ашырырга җай тудырыла: 147 илдә Россия илчелекләрендә 18 сентябрьдә сайлау участоклары ачылачак.

Халык битараф түгел

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе, шулай ук сәяси партияләр, шул исәптән “Бердәм Россия” фиркасе соңгы айда халыкны сайлауларга чакырып, урамнарда, җәмәгать урыннарында акцияләр, уку йортларында студентлар белән очрашулар уздырып торды. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләренең шик-шөбһәсе нигезле: сентябрь һаман әле отпусклар чоры, авыл хуҗалыгында, бакчаларда да эш кайный.

Россиянең җәмәгать фикерен белешү үзәге быелгы депутатлар сайлауларында участокларга сайлаучыларның 50 проценты гына киләчәген фаразлый. Әмма Татарстанда бу күрсәткечнең югарырак булачагына шикләнмиләр. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, Россия өчен 50-60 процент – әйбәт күрсәткеч. “Татарстанда халык сайлауларда һәрвакыт актив катнаша. Кешеләр бер-берсен яхшы белгән авыл җирлекләрендә бу күрсәткеч 80 процентка җитәчәк дип уйлыйм”, – ди Әгъзам Гобәйдуллин.

 


Фәрит МӨХӘММӘТШИН, Татарстан Дәүләт Советы рәисе:
– Татарстан җитәкчелеге сайлауларга әзерлек барышында җитди эшләр башкарды. Бу эшләрнең нәтиҗәсе – сайлау участогына килүчеләр күрсәткече булачак. Хәзер иң мөһиме – халык сайлауларда актив катнашсын. Сайлаучыларның партияләр һәм кандидатлар белән якыннан танышырга вакыты булды. Бигрәк тә “Бердәм Россия” партиясе халык белән очрашуларга зур игътибар бирде. Халыктан 3 меңнән артык гозер-тәкъдимнәр җыелды. Алар үткән сайлауларда кебек чишелешне таләп иткән вәкаләтләргә карап, федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятләргә, сайланган депутатларга юлланачак.

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов аңлатканча, закон буенча, депутат мандатлары саны төбәктәге халыкның күпме тавыш бирүенә карап бүленә. Димәк, Дәүләт Думасында Татарстан командасының ничә кешедән торуы һәр татарстанлының активлыгына бәйле.

– Кем Татарстанны ярата, 18 сентябрь көнне сайлау участокларына килеп, республика өчен тавыш бирергә тиеш. Безнең максат – Татарстан яңа чакырылыш Дәүләт Думасында көчле, профессиональ команда булып оешсын өчен мөмкин кадәр күп тавыш җыю, – дип ассызыклый Юрий Камалтынов.

 

 

Татарстан командасына көч республикага уңышлы федераль программаларны җәлеп итү, Татарстан халкы һәм республика мәнфәгатен федераль дәрәҗәдә яклау, Татарстанның социаль-икътисади үсеш тәҗрибәсен Россия күләмендә таныту өчен кирәк.

чыганак - http://intertat.ru/tt/society-tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар