Логотип
Яңалыклар

Сайлау көнендә зур бәйрәм узачак

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Бердәм сайлау көнендә республикада узачак чарарлар хакында сөйләде.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Бердәм сайлау көнендә республикада узачак чарарлар хакында сөйләде.

Гомумән, сайлау көне Татарстанда зур мәдәни чаралар чорына туры килде. Шулар арасында Кәрим Тинчурин исемендәге театраль фестиваль, «Вкусная Казань» фестивале аеруча игътибарга лаек. Бүген республиканың һәр районында төрле чаралар узачак. Анда балалар өчен дә, яшьләр, олылар өчен дә төрле мәйданчыклар эшләячәк. Сентябрьдән гамәлгә кергән Пушкин картасы белән дә билетлар алырга мөмкин. Музейлар сайлау көннәрендә бушлай кабул итәчәк. «Мир» кинотеатрына Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмына бушлай кереп булачак.

Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов Казанда узачак бәйрәм концерты хакында сөйләде: «Казан Аренада бәйрәм 14.00 сәгатьтә башланачак. Аны Казан филармониясе артистлары ачып җибәрә. Соңрак сәхнәгә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават менәчәк. Шулай ук федераль артистлар да чакырулы (Filatov & Karas, реп башкаручы Мот)». 

Концерт азагында сәхнәгә Ума Турман һәм Олег Газманов чыгачак. 22.00 сәгатьтә сайлау көненә багышланган бәйрәм концерты салют белән тәмамланачак. 

Казан Аренага керү сайлау билетлары буенча булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар