Сайлау көне Казанда бәйрәмчә узачак!

Татарстан Республикасы Президентына һәм Казан шәһәр думасы депутатларына үз тавышларын биргән казанлылар сайлау участокларында алган махсус беләзекләре белән бәйрәмгә эләгәчәк. Татарстан Республикасы Иҗат яшьләре академиясе инициативасы буенча Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты – бәйрәмнең төп оештыручысы. Киләчәгебез белән бәйле сайлаулар көнен бәйрәм итү традициясе яңартыла шулай. «Казан Арена»да гаилә бәйрәме иртәнге 10 да башланып китәчәк. Өлкәннәр һәм балалар өчен бик бай программа эшләячәк: 80 нче еллар стиле мәйданчыгы, ретро-автомобильләр күргәзмәсе, яшьләр өчен лофт-зона, ГТО комплексы нормативларын үтәү мәйданчыгы, спортның экстремаль төрләре паркы, Татарстан спорт клубларының атаклы уенчыларыннан автографлар, спорт талисманнары көрәше, фестиваль воркауты һәм башкалар...
Башкала халкы яратып өлгергән «Әдәби ишегалды» фестивале дә күпләрне үз мәйданына җыяр.
Көндезге 2 дән инде концерт мәйданында Татарстанның поп- һәм рок- коллективлары чыгышы көтелә. Алар арасында «Мураками», «Волга-Волга», «Прогульщики», «Большой куш», «Viami dance» «Doratti» кебек популяр төркемнәр, музыкантлар. Җырчы Елка, «Любэ» төркеме, Салават фестивальнең иң матур бизәге булачак. «Без булдырабыз! Без бергә!» бәйрәме салют белән тәмамланачак.
«Мин тавыш бирдем» махсус беләзеге казанлыларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Сайлау көнендә республика музейларына да түләүсез кереп булачак. Бәйрәмнең партнер-компанияләрендә ташламалар һәм бонуслар каралган:
«Татнефтепродукт» АЗСында һәр литр бензин өчен 20 тиен ташлама; «Бәхетле», «Чәк-чәк», «Наша марка» кибетләр челтәрендә бар төр ассортиментка 5% ташлама;
«Ривьера» аквапаркына сентябрь ахырына кадәр 20% өстәмә ташлама.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.