Санкт-Петербургтагы татар рәссамнары Казанда күргәзмә оештыра

22 июньдә, 15.00 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Санкт-Петербургта яшәүче татар рәссамнарының күргәзмәсе ачыла. Бу хакта “Казан” милли-мәдәни үзәге хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Валиуллин Ренат Нәкыйф улы әйтүенчә, Санкт-Петербургта татар галимнәре, рәссамнары, скульпторлары бик актив эшли. Соңгы елларда мәдәни багланышлар тагын да ныгыды. Мәсәлән, Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылында драматург Туфан Миңнуллинга һәйкәлне Санкт-Петербург скульпторы Венера Абдуллина иҗат итте. Шулай ук Татарстан һәм Санкт-Петербург җырчылары катнашында концертлар, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрларының гастрольләре, Казанда Эрмитажның күргәзмәләре оештырылды.
“Күргәзмә идеясен күптән планлаштырып йөри идек инде. Петербургта татар рәссамнары шактый күп, без шуларның бишесен алып килмәкче булабыз. Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның җитәкчесе Ринат Закиров тырышлыгы белән бу күргәзмә милли-мәдәни үзәктә узачак. Бу эштә без – Даими вәкиллек тә турыдан-туры катнаштык. Безнең өчен бик мәртәбәле чара булачак, чөнки аерым рәссамнарның Казанда күргәзмәләре булганы бар, әмма коллектив күргәзмә беренче тапкыр уза”, - диде Ренат Вәлиуллин.
Күргәзмәдә Рәшит Гыйләҗев, Елена Сайтбагина, Сания Бәхтиярова, Илдус Вахитов һәм Рәшит Әдһәмовлар иҗат иткән картиналар куелачак. Тамашачыларга һәр рәссамның унышар әсәре - барлыгы 50 әсәр тәкъдим ителәчәк. Әсәрләрнең тематикасы төрле - пейзаж, портретлар, шактый өлеше татар халкына багышланган.
“Нәкъ менә татар факторын алга кую максатыннан, шушы ук эшне Питерда уздырырга телибез. Киләчәктә шушы биш татар рәссамының әсәрләреннән Петербургның абруйлы залларының берсендә күргәзмә оештырачакбыз. Билгеле, беренче чиратта татар тематикасын иң алдынгы урынга чыгарырга телибез”, - диде Ренат Вәлиуллин.
(Фотода Елена Сайтбагина картиналары)
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.