Самарда узган форумда Татарстан студентлары зур уңышка иреште

Самар өлкәсендә «iВолга-2015» дип исемләнгән Идел буе федераль округы Яшьләр форумы үз эшен төгәлләде. Анда Татарстан студентлары зур уңышка иреште: һәр сменада диярлек аларның проектлары призлы урыннарга лаек булды.

Форумны ябу тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та катнашты. Чарада шулай ук Россия мәдәният министры Владимир Мединский, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Дәүләт Думасының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин, Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Журова, Дәүләт Думасындагы «Бердәм Россия» фракциясе рәисенең беренче урынбасары Франц Клинцевич, Федераль космос агентлыгы башлыгы урынбасары Денис Лысков кунак булды.

Михаил Бабич лагерьда иң элек «Инклюзив шәһәрчек» белән танышты. Форумда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бирелгән иде.

Быел аэроскосмос темасы форумның үзәк темаларыннан берсе булды. Россия космонавтлары Сергей Крикалев һәм Александр Лазуткин профиль сменасында катнашучылар белән очрашты, галәм киңлекләренә багышланган махсус күргәзмә дә оештырылган иде.

«Инновацияләр һәм техник иҗат» сменасында Казан дәүләт медицина университеты студенты Алим Елеев проекты икенче урынга лаек булды.

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә форумда «Үлемсез полк» акциясе, «Брест крепосте-Герой» Мемориаль комплексы белән телекүпер оештырылды.

«iВолга-2015» форумы кысаларында Михаил Бабич Идел буе федераль округы Яшьләр советы утырышын үткәрде. Яшьләрнең иҗтимагый әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашуы хакында фикер алышу утырышның төп темасы булды.

Иде буе федераль округының яшь галимнәре һәм активистлар форумга алып килгән иң кызыклы инновацион проектлар акчалата грантлар алу бәйгесендә катнашты. Быел «iВолга» форумының гомуми грант фонды шактый артып, 11 миллион сум тәшкил итте.

Шунысын да искәртик: Татарстан студентлары һәр сменада диярлек призлы урыннарга лаек булды. Беренче дәрәҗәдә җиңүчеләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сум күләмендә акча тапшырылды. Жюри Казаннан Снежана Глобова проектын беренче урынга лаек дип тапты.

Икенче һәм өченче дәрәҗәдә җиңүчеләр дә грантлар алды. «Патриот», «Кече Ватан – зур мөмкинлекләр», «Спорт сөюче яшьләр – сәламәт милләт» сменаларында Татарстан студентлары Юлия Шәрипова, Алинә Әсәдуллина һәм Илдар Дәүләтшин проектлары өченче урынга лаек булды. Моннан тыш, Казан дәүләт медицина университеты студенты Раил Зиннуровка Байконур космодромына бару өчен сертификат тапшырылды.

Быел форумның конкурс программасында 2200гә якын проект катнашты, аларның 57се төрле дәрәҗәләрдә җиңүче дип табылды.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45910-samarda-uzgan-forumda-tatarstan-studentlaryi-zur-u%D2%A3yishka-ireshte.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    6270
    7
    62
  • Баллы кирпеч 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга.
    5669
    3
    49
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4056
    0
    42
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2678
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    8921
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда