«Салават күпере»ндә «боз кузгалган»

Казан артында Осиново бистәсе янында төзелеп ятучы «Салават күпере» микрорайоны – озак төзелүче төзелешләрдән булып чыкты. 2011 елда ниятләнелсә дә, төзелеш үзе 2014 елда гына башланган иде. Анда да эш бер кайнап, бер туктап, социаль ипотека программасы буенча үз фатирларын көтүчеләрне шактый борчылырга мәҗбүр итте. «Салават күпере» – 93 күпкатлы һәм күпфатирлы йорттан, мәктәп, балалар бакчаларыннан, үз поликлиникасыннан гыйбарәт кечкенә генә бер шәһәрчек рәвешендә төзелә. Кыш уртасында социаль челтәрләрдә, төзүчеләр, акча түләнмәүне сәбәп итеп, эш урыннарын ташлап китә башлаган, дигән хәбәрләр дә күренгәләнде. Гыйнвар аенда «Салават күпере»нә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп, төзелешне үз контроленә алган иде. Президентның сүз үтемле булды: бүгенге көндә «Салават күпере»ндә берничә йорт төзелеп бетеп, тапшырылырга әзерләнә. Йортларны төзеп куеп та тиз генә тапшыра алмауларының тагын бер сәбәбе: тапшырыласы йортларның сыйфатына хәзер таләпләрнең зур булуы. Халык күченеп яши башлаганчы, барлык җитешсезлекләр дә юк ителгән булырга тиеш, дип аңлатты бүгенге матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев. 10-2,10-7, 11-4 нче санлы йортларда май-июнь аенда эшне төгәлләргә ниятлиләр. Әлегә анда тышкы эшләр, идән түшәү, буяу, плитка ябыштыру гына калып бара.
10-1, 10-3 нче йортларда тәрәзә һәм витражлар урнаштыру, вентиляция тартмаларын көйләү, керү-чыгу урыннарын төзү кебек эшләр башкарыла.
Быелның 7 апреленә биредә 2334 кеше эшләгән. Төзелеш тулы куәтенә бара һәм йортлар вакытында тапшырылачак дип ышандыралар. Йорт төзү белән генә түгел, балалар өчен мәктәп, балалар бакчалары булу да мөһим. Быелның май аенда мәктәп төзелешенә керешеп, ул киләсе елның 1 сентябренә төзеп тапшырыласы. Казан белән ике арада йөрүче автобус маршрутлары да яңадан каралачак. Президент ул хакта да күрсәтмә биреп калдырган.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.