Салават Фәтхетдинов: Әбиләребезгә дә татар моңы кирәкми, аларга да Элвин Грей кирәк

“Татар моңы”ның жюри рәисе Салават Фәтхетдинов - татар эстрадасы проблемалары турында.
“Без, ниһаять, татар кызларын киендерә башладык. Чишенеп беткәннәр иде бит, аз гына калган иде. Кемдер аларны чишендерде... “Нәрсә карап торасың, канәгатьме син моңа?” дип моның өчен миңа ике президенттан да эләкте. Шуңа күрә бу минем бурычым”, диде жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган “Татар моңы” конкурсына багышланган матбугат конференциясендә.
Матбугат чарасының азагында ул “чишендерүчеләрнең” берсен атап та үтте: “Марат («Барс Медиа» Инновацион эшлекле үзәк ҖЧҖнең директорлар советы рәисе Марат Гәрәев) “Барс-медиа”ны барлыкка китерде. Ул татар эстрадасын ясаган кеше, ул татар җырының бәясен күтәрде. Чөнки рус концертларына караганда татар концертлары арзанрак тора иде, бу кимсетә торган күренеш иде. Марат оештырган “Татар җыры” концертларына билет табып булмый. Бу яхшы! Маратның ялгышлары бар инде – ул кызларын чишендерде...”
“Җитмеш җырчы була алмый, җиде яхшы җырчы булырга тиеш. Ә без җитмешне алдык. Аларга җитмеш төрле берсеннән-берсе матур костюм тектердек. Аларның исемнәре дә, җисемнәре дә, киемнәре дә татарча булачак. Әзер артистны алып, акчага төреп, сәхнәгә чыгарып бәрергә акыл кирәкми, минемчә, - дип дәвам итте үз фикерен Салават Фәтхетдинов. - Балалар татарча сөйләшми дибез. Үзебез үк алар белән русча сөйләшәбез. Өйдә булмаган тәртипне илдә салып булмый. Әйдәгез, шушы конкурс белән Татарстаныбызны тәртипкә салыйк әле – татарча сөйләшсеннәр, татарча җырласыннар! Хәзер дөнья үзгәрде. Хәтта әбиләребезгә дә татар моңы кирәкми, аларга да Элвин Грей кирәк. Гаҗәпләнәм – бу замана агышымы, әллә мәгънәсезлекме икән?!”
“Җырчыларның сыйфаты түбәнрәк булырга мөмкин, чөнки без җырчыларны үзебез эзләп табабыз, башка конкурслар табылган белән генә эшлиләр”, -дип тә аңлатып үтте конкурсның жюри рәисе.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел «Татар моңы» халыкара конкурсының бюджеты – 5 миллион сумнан бераз артыграк. Шуның 1 миллион сумы – приз фонды булын да исәпкә алсык, башка зур бюджетлы фестивальләр белән чагыштырганда, моның бик кечкенә сумма булуы билгеләп үтелде. Беренче ел конкурсның бюджеты нибары 600 мең сум булган.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/01/130633/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.