Логотип
Яңалыклар

Сабаның “кояшлы кызы” үз районында узачак концертта 15ләп бию башкарачак

Байлар Сабасының “кояшлы” кызы, Даун синдромлы Ләйсән Зарипова үз районында концерт куярга җыенып йөри. Бу 21 яшьлек тынгысыз биюченең төрле конкурс, фестивальләрдә катнашып йөрү чыгымнарын азмы-күпме каплар өчен дә бераз ярдәм булыр иде дигән нияттән башланган гамәл. Сабада узачак концерт турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ләйсән Зарипованың әнисе Рәмзия ханым сөйләде. Ул, шулай ук, шушы ук концерт программасын Казанда күрсәтү хыялы булуын да әйтте.

Сабаның "Солнышки" дуэты концертка чакыра
Саба Мәдәният йортында быелгы концерт икенчесе булачак. Концерт сентябрь аенда узар дип көтелә, әлегә көне тәгаенләнмәгән. Ләйсән бар җирдә дә дусты, хореограф Альбина Фәтхриева белән "Солнышки" дуэты исеме астында биеп йөри. Бу концертка да Ләйсән ялгызы һәм Альбина белән дуэт составында 15 ләп бию әзерләгән. Ләйсән концертны һинд биюе белән ачып җибәрәчәк. Номер Мәскәүдә фитнес-инструкторлар биргән дәресләрдәге видеокүренешләр белән үрелеп барачак.

Сүз уңаеннан, Ләйсәннең зумба биюе буенча лицензияле инструктор булуын искәртик. Шулай итеп, Ләйсән – Россиядә Даун синдромлы кешеләр арасында бердәнбер лицензияле инструктор, һәм аның барлык илләрдә укыту хокукы да бар.

Ләйсәннең ялгызы гына башкара торган берничә биюеннән соң, “Солнышки” дуэты парлы биюләрен күрсәтергә җыена. Шәрыкъ, заманча, клуб стилендәге биюләргә өстәп, быел кызлар концертка испан биюен дә әзерләгән. Бу биюләр кызларның күптән түгел Австрия, Словакиядә фестивальләрдәге чыгышларыннан фотослайдлар белән үрелеп барачак.

Концертта шулай ук Саба үзешчәннәре Чулпан Фәтхриева, Резеда Рәхимуллина үз җырларын башкарачак. Хәниф Тимербаевның “Синең йөрәк – минем йөрәк” җырына Ләйсән кушылып бииячәк. “Кояшлы” кыз бию аша җырның эчтәлеген аңлатып бирергә тырышачак. 



Казан сәхнәсе - тормышка ашмаслык хыялмы?!
Ләйсәннең алдагы планнарына килгәндә исә, аның Казан сәхнәсенә менәргә хыяллануын әйтергә кирәк. “Кояшлы” кызның әнисе Рәмзия Зарипова әйтүенчә, Мәскәү, Тулада чыгыш ясап, Австрия, Словакиядә бик дәрәҗәле саналган “Inclusive Dance” халыкара бию фестивальләре гала-концертларында тамашачылар, экспертларның мәхәббәтен казанып кайткан Ләйсәнгә Татарстанда үзен күрсәтү җиңел бирелми. Ул моның сәбәбен менталитет үзенчәлегендә дип саный: республикада инвалид балаларның сәләтен күреп, аларны күтәреп алу, талантын танытуга игътибар җитми, дигән фикердә торуын белдерә. “Казанда концерт оештырып булса, ичмасам, костюмнар тектерү өчен дә ярдәм булыр иде”, - ди ул.

Рәмзия Зарипова баласының җанлы, дәртле, максатына омтылучан булуына шаккатуын әйтте. Биергә, сәхнәгә менәргә ашкынып торган баласының дәрт канатын сындыра алмавын, шуңа күрә аның хыялын тормышка ашыруга, Ләйсәнне җәмгыятькә яраклаштыруга, аның үзен кешедән ким итеп күрмәүгә бар көчен багышлавы турында белдерде ул. Бу нисбәттән Зариповлар гаиләсе иганәчеләр ярдәменә өмет итә, якын киләчәктә Казанның мәдәният сарайларының берсендә концерт оештырып булачагына ышана. Быел июнь азагында Сабаның "Солнышки" коллективына, Австрия һәм Словакиягә барып кайту өчен, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм иганәчеләр дә ярдәм күрсәткән. 

“Әни, күреп торырсың: Австрия белән Словакиягә барачакбыз!”
Якын киләчәккә планнар моның белән генә төгәлләнми – 27-31 октябрьдә алар Мәскәүгә “Inclusive Dance” IV Халыкара хәйрия бию фестиваленә чакырулы. Былтыр Саба кызлары - "Солнышки" дуэты Мәскәү фестивалендә II дәрәҗәле дипломга лаек булган. Австрия һәм Словакиядә “Илләр арасында күпер” дип исемләнгән “Inclusive Dance” халыкара хәйрия бию фестиваленең гала концертында беренче урынны алу да эзсез узмаган. Татарстан данын яулап, беренчелекне алган кызларны октябрьдә Манчестерга (Англия) да чакырганнар. Тик анда барып булачагына Рәмзия Зарипова икеләнә – юл чыгымнары бик тә зур, ди ул. 

Рәмзия Зарипова сүзләренә караганда, ул Австрия белән Словакиягә бара алуына да бик шикләнгән. Әмма “кояшлы кызы” аны “Әни, барабыз, менә күреп торырсың” дип, күндерә алган. Кыска гына вакыт эчендә финанс ягыннан ярдәм итә алырлык иганәчеләр дә табылган. “Ләйсәннең үзенә күрә көчле тоемлау сәләте бар. Ул бит сөйләшкәндә дә, өскә карап сөйләшә, “миңа өстән кул чабып әйтеп торалар” ди. Ләйсәннең кешеләргә мәхәббәте көчле, ул бик ягымлы, әмма сиземләве дә көчле. Ул таныш булмаган кешеләр арасыннан берничәсен генә “син бик әйбәт кеше икәнсең” дип, кысып кочаклый”, - дип сөйли Рәмзия ханым.

Ләйсән Словакиядә “Бию импровизациясе. Дуо” юнәлешендә Чиләбе өлкәсе Миасстан коляскалы инвалид кыз Наталья Рогозникова белән чыгыш ясап, икенче урынны алган. Ә командалар арасындагы ярышларда “бию импровизациясе”, “шоу-программалар” номинацияләрендә беренче урынга “Отражение” (Чиләбе өлкәсе, Миасс) коллективы һәм “Солнышки” (Татарстан Республикасы, Саба районы) коллективы лаек булган. "Инвалид кыз белән бию телендә уртак тел табып “сөйләшүләрен” күрүдән каз тәннәре чыкты хәтта. “Аның бит коляска этеп йөргәне дә юк, ә монда экспертлар каршында биергә кирәк. Бер күз карашыннан, мимикадан, бер әзерлексез, көйнең ритмын абайлап алып, башка кеше белән биюгә керешеп китсен әле – искитмәле бу”, - ди ана. Ул Саба коллективы чыгышына Италия, Австралия, Нидерланды, Швеция, Германиядә, Бөекбритания, Беларусьтан абруйлы экспертлар бәя бирүе белән горурлана.

Рәмзия Зарипова әйтүенчә, 9-10 сентябрьдә Сыктывкарда урам биюләре фестивале булачак. Аның программасы сау-сәламәт кешеләр белән бергә инклюзив коллективны да катнаштыруны күздә тота. Мәскәүдән Саба кызлары тәкъдим ителгән. Рәмзия Зарипова әйтүенчә, фестивальгә бик нык чакыралар, чыгымнарын да үзләре каплыйбыз дип ышандырганнар. “Ләйсәннең самолетта очуны авыр кичерүе генә тоткарлап тора. Уйлыйсы булыр инде”, - ди ул.



Хәзер минем каникул!
Балалар бакчасына йөрүдән, мәктәптә укудан мәхрүм булган Ләйсән укырга өйрәнә. Аның белән туганнары Клара апа шөгыльләнә. “Инде әлифбаны укып бетерделәр. Иҗекләп рәхәтләнеп укый, хәзер каникул минем дигән була. Мин инде хәзер бүлмәсен яңа уку елына әзерләп куйдым. Сентябрьдән янә укуга керешәчәк”, - дип белдерде Рәмзия Зарипова. Җәен Ләйсәнне Сабада җәйге лагерьларга чакырганнар. “Ләйсәннең биюен күреп, беркем тик тора алмый. Ул кемне дә биетә”, - ди Рәмзия апа. 

Ләйсән Зарипова ике фотографиясен үзенчәлекле кешеләр арасында үткәрелә торган “Другая Россия” Бөтенроссия конкурсына да юллаган. Быел шул фотолар өчен смс аша тавыш бирү дә оештырылачак, ди Рәмзия апа. Җәмәгать эшлеклесе Ксения Безуглова “Жемчужина Татарстана” хатын-кыз-инвалидлар республика конкурсына да заявка җибәрергә киңәш иткән. “Бу бәйгедә катнашу өчен, һичшиксез, гариза юллаячакбыз”, - дип белдерде Рәмзия Зарипова.

сылтама - http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар