Логотип
Яңалыклар

Руслан Йосыпов: “Татарстанда сайлаулар гадел һәм күтәренке рухта узачак”

Татарстанда сайлаулар гадел узачак. ТР Президентына ЛДПР партиясеннән кандидат, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов шулай дип уйлый. Бу фикерен ул ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә белдерде.
Йосыпов барлык участокларда күзәтүчеләр эшләвен билгеләп узды. “ТР Президентын сайлауда беренче тапкыр катнашабыз. Кәефебез бәйрәмчә, дулкынландыргыч. Сайлаулар гадел һәм күтәренке рухта узачак”, - диде кандидат.

Ул сайлаучылар ЛДПР партиясеннән 100 дән дә ким булмаган депутат өчен тавыш бирер дигән өметтә.

 “Шундый көчле лидер булганда, минем  җиңү ихтималым зур түгел, ләкин минем бурыч – 5-7 процент тавыш җыю”, - диде президентлыкка кандидат Руслан Йосыпов.

 сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113476/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар