Логотип
Яңалыклар

Руслан Йосыпов: "Җиңеп чыгу мөмкинлеге югары түгел"

Татарстан Президенты вазифасына ЛДПР партиясеннән кандидат Руслан Йосыпов үзенең сайлауларда җиңеп чыгу мөмкинлеге булмавы белән килешә.
– Һәр участокта да күзәтүләр куйдык, штаб эшли, кәефләр бәйрәмчә, дулкынланабыз, – диде ул. – Иң мөһиме – катнашу. Кәефләр яхшы. Әлеге сайлаулауларда муниципаль берәмлекләргә үзебезнең партиядән өч тапкыр күбрәк депутатлар үтүен телибез – бу 100дән дә ким түгел, дигән сүз. Муниципаль сайлауларда безнең партиядән 231 кеше катнаша. Президент сайлауларында беренче тапкыр гына катнашканга күрә, дулкынлану хисләрен дә яшерә алмыйм.

– Үзегезнең мөмкинлекләрне ничек бәялисез?

–  Җиңеп чыгу мөмкинлеге югары түгел. Президент сайлавында 5-7 % тавыш җыярга өметләнәм.

сылтама: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48645-ruslan-yosyipov-%D2%97i%D2%A3ep-chyigu-m%D3%A9mkinlege-yugaryi-t%D2%AFgel.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар