Рөстәм Миңнеханов VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты.
Бәйрәм башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Оренбург өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Сергей Балыкин Татар Каргалысы авылында кайбер социаль һәм мәдәният объектларын карады. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы мондагы мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнеханов клуб хезмәткәрләре белән сөйләште һәм аларга иҗат уңышлары теләде.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татар Каргалысы гомуми урта белем мәктәбенә юнәлде. Монда күптән түгел капиталь ремонт ясалган. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы уку бүлмәләрен һәм музейны карап әйләнде.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов авыл фермерлары Ягъфәровлар гаиләсе белән очрашты. Алар 90 нчы еллардан бирле авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Хуҗалыкларында сыер һәм ат асрыйлар. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы аларга төрле бүләкләр тапшырды һәм алар белән чәйләп алды.
Сабантуй көндезге уникеләр тирәсенә тантаналы рәвештә ачылды. Төп кунаклар Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе Губернаторы Юрий Берг һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов иде.
Мәртәбәле кунаклар «Сәид Бистәсе» театральләштерелгән урамын карап йөрделәр, анда төрле милләт хуҗалыклары күрсәтелгән. Шул исәптән татар һәм башкорт халкы хуҗалыклары да. Быел Татарстан Республикасын Бөтенроссия авыл Сабантуенда Нурлат муниципаль районы тәкъдир итте.
Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Губернаторы Юрий Бергка бәйрәмне яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Оренбург өлкәсендә барлык милләт вәкилләренә дә зур игътибар бирелә, шул исәптән татарларга да. «Бүген без күркәм Татар Каргалысы авылында. Күптән түгел җирле хакимиятләр ярдәмендә ремонт ясалган клубта булдык, мәктәпне карап чыктык. Авыл үзе дә бик матур. Бу монда барлык милләт вәкилләре өчен дә уңай шартлар тудырылуын белдерә», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов Михаила Бабичның киләчәктә Бөтенроссия авыл Сабантуйларын Идел буе федераль округы территориясендә уздыру турындагы фикерен хуплады. Шулай итеп, киләчәк 2016 ел Сабантуе Ульяновск өлкәсендә узачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Оренбург өлкәсе кешеләренә тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Региональ татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә микроавтобус ачкычы тапшырды.
Сабантуйда катнашучыларны сәламләп, Юрий Берг билгеләп үткәнчә, Оренбург – күп милләтле край. Монда 126 милләт вәкиле яши, диде ул. «Шулардан 150 меңе татар. 40% халык мөселман», - диде Юрий Берг.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татар милли бәйрәме Сабантуйны Россиянең башка регионнарында уздыру зур әһәмияткә ия. «Без үзебезнең традицияләребез, үзебезнең мәмдәниятебез, телибез һәм мөмкинлекләребез турында башка милләт вәкилләренә дә сөйлисебез килә. Шуңа күрә без, башкорт дусларыбыз белән бергә, бу бәйрәмне илнең төрле төбәкләрендә оештырабыз», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар татарча көрәш һәм ат чабышы карадылар.
Сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/125623
Фото: http://tatmedia.ru/newssee/19695
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.