Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпбалалы гаиләләрен «Ана даны» медале белән бүләкләде

Гаилә кыйммәтләре - мәдәният, тел һәм традицияләрне саклый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасында ТР Президенты шул хакта белдерде.
Очрашуга барлыгы 50 гаилә - «Татарстанның гаилә альбомы» (анда кунакларның шәхси гаилә архивларындагы фотолар кергән) геройлары чакырылган иде.
ТР Президенты Республика көне алдыннан гаиләләрне Казан Кремленә җыю күркәм гадәткә әверелүен искәртте.
«Балалар – Россия һәм Татарстанның киләчәге. Гаилә кыйммәтләре - мәдәният, тел һәм традицияләрне саклый. Менә шушындый гаиләләр үрнәгендә без бөтен республикага ничек дус яшәргә, балалар, республика һәм илне ни рәвешле яратырга кирәклеген күрсәтергә телибез. Һәм биредә сез үрнәк булып торасыз», - диде Президент.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпбалалы гаиләләрен – Биектау районыннан Рәисә Ниязованы, Алабуга районыннан Наталья Сашинаны һәм Азнакайдан Зөлфия Калистратованы «Ана даны» медале белән бүләкләде.
Беренче тапкыр мондый кабул итү 2014 елда үткәрелгән иде, шуннан соң ул күркәм гадәткә әверелде. Әлеге чарага озак еллар бергә яшәүче, күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, шулай ук спортчылар, табиблар, мәдәният, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр, нефтьчеләрнең (һ.б.) гаиләләре чакырыла.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/27/170433/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.