Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачып җибәрде

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ химиясенең зур күләмле чараларыннан берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшли башлады. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары Гомәр Дүсембаев, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
Быел Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, тармакның Татарстан эре предприятиеләре оештырган форум өч махсус теманы, шул исәптән халыкара күргәзмәләрне һәм алты фәнни-гамәли конференцияне берләштерә. Шулардан: «Нефть һәм газ ятмаларын разведкалауда һәм эшкәртүдә инновацияләр», «Хәзерге заман шартларында газ һәм нефть химиясе өлкәсенә инновацияләр кертү», «Геодезиянең һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре», «Сыеклыклар һәм газлар сарыф ителешен һәм күләмен исәпләүдә метрологик тәэминатның актуаль мәсьәләләре».
Валентин Шашинның тууына 100 ел тулуга багышланган Татарстан форумында дөньяның 19 иленнән 216 предприятие катнаша.
Форум ачылыр алдыннан Тататрстан Республикасы Президенты махсус техника заводы продукциясен карады, шул исәптән «КАМАЗ»ның «Евро-5» стандартлы яңа двигателен, уникаль бораулау җайланмаларын да күздән кичерде.
«Ел саен сентябрь аенда җыелып нефть-газ тармагы мәсьәләләре буенча фикер алышу безнең өчен традициягә әверелде. Быел форум Татарстан һәм Россия нефть-газ тармагы үсешенә зур өлеш керткән Валентин Шашинның тууына 100 ел тулуга багышлана», – дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.
«Барыгызны да бу мөһим вакыйга белән котларга рөхсәт итегез», – дип сәламләде форумда катнашучыларны Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров.
Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары Гомәр Дүсембаев искәрткәнчә, Россия Казахстан өчен төп икътисадый партнер булып тора. Атырау өлкәсе белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә инде.
«Нефть-газ химиясе тармагы – теләсә кайсы дәүләтнең үсеш нигезе. Ә мондый форумнар тәҗрибә алмашырга, технологик яңалыклар турында мәгълүмат алырга, яңа багланышлар урнаштырырга уңышлы мәйданчык булып тора», – диде ул һәм Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан Республикасы бизнесын 30 сентябрьдә Атырауда узачак икътисадый форумга чакырды.
«Бу ел вакыйгаларга бай: Валентин Дмитриевич Шашинның тууына 100 ел, Россия нефть сәнәгатенә нигез салынуга 150 ел. Һәм Татарстан Республикасы – бу тармакта илнең алдынгы төбәкләреннән берсе», – диде Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль.
«Форумга чакыруыгыз өчен рәхмәт. Yokogawa Electric Corporation компаниясе Россия белән күптән хезмәттәшлек итә. Без Татарстан предприятиеләрендә дә процессларны автоматлаштыру эшен башкардык. Бу форум югары дәрәҗәдә оештырылган. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасының яңа проектына старт булсын», – дип теләде Yokogawa Electric Corporation комапниясе президенты Такаши Нишиджим.
«Мессина Дюссельдорф» компаниясе директоры урынбасары Томас Франкен билгеләп үткәнчә, Татарстан форумы белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта бара. «WorldSkills хәрәкәтен үстерү – киләчәк икътисадка өлеш кертү ул», – диде Томас Франкен.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар экспозиция территориясенә юнәлделәр. Беренче чиратта алар «Татнефть» һәм «Тагрес» стендларын карадылар.
чыганак - http://president.tatarstan.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
Соңгы комментарийлар
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.