Рөстәм Миңнеханов "XXI гасыр Россия юллары" 17 нче халыкара күргәзмә-форумында булды

Бүген Казанда "Корстон" кунакханә комплексында "XXI гасыр Россия юллары" 17 нче халыкара күргәзмә-форумы ачылды. Катнашучылар экспозицияләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Росавтодор башлыгы Роман Старовойт карады.
Күргәзмә-форум ярты елга бер төрле җирләрдә уза. Урынын оештыручысы "Росавтодор" билгели. Казан халыкара күргәзмә-форумын 2009 елда каршы алган иде инде.
2016 елгы күргәзмә-форум максаты - алдынгы технологияләрне күрсәтү һәм юллар төзүдә тәҗрибә белән уртаклашу, Россия транспорт системасы үсеше буенча федераль максатчан программаны гамәлгә ашыруны тәэмин итү чаралары турында фикер алышу.
Татарстан - пилотсыз автомобильләр хәрәкәте өчен трасса төзеләчәк Россия төбәкләренең берсе. Бу хакта бүген журналистларга "Азия-Европа "акыллы" автоюл транспорт коридорын үстерүгә багышланган халыкара конференциядә катнашырга килгән Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт сөйләде.
"Хәзер "КАМАЗ"да йөртүчесез хәрәкәт итә ала торган автомобильне сыныйлар. Без автомобиль техникасы җитештерүчеләрдән артта калмаска хәл иттек һәм быелдан республика, "КАМАЗ" белән "Караван" проектын чынга ашырабыз", - дип билгеләп үтте Роман Старовойт.
Беренче юл, мөгаен, Татарстанда ике елдан салыныр, ул Казан-Чаллы федераль трассасы булачак диде ул.
чыганак - http://president.tatarstan.ru/tat
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.