Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Садовничий Татарстан белән М.В.Ломоносов исемендәге МДУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Документ кысаларында Татарстан үзенең фәнни һәм инновацион мәйданчыкларын инновацион тикшеренүләр уздыру өчен бирергә әзер
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында (МДУ) булды, анда ул әлеге уку йорты ректоры Виктор Садовничий белән очрашты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Виктор Садовничий МДУ составындагы институтларны һәм биналарны, медицина үзәген һәм башка объектларны йөреп чыкты. Югары уку йорты буенча экскурсия МДУның игенчелек музееннан башланды. Аннары Рөстәм Миңнехановка университетның медицина үзәген күрсәттеләр. Кунаклар университет клиникасы эшчәнлеге белән танышты: анда студентларга һәм мөгаллимнәргә тулысынча медицина хезмәтләре күрсәтелә.
Татарстан Президенты шулай ук МДУ Тарих музеенда да булды, анда Шәрәфле кунаклар кенәгәсендә истәлеккә язма калдырды. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов студентлар һәм профессор-педагоглар белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар алдында чыгышында Виктор Садовничий искәрткәнчә, бу уку йортын шагыйрь Муса Җәлил дә тәмамлаган.
Виктор Садовничий Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Мәскәү университеты шәрәфле профессоры исеме бирелү турында раслама тапшырды.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов мактаулы исем өчен рәхмәт белдерде һәм МДУны илебез мәгарифенең һәм фәненең уникаль үзәге дип тануны бик дөрес дип санавын әйтте. «Югары уку йорты биргән белемнәр – бу һөнәри осталык таныкламасы һәм гарантиясе», - диде ул.
«Белем бирү, фәнни һәм инновацион куәт-мөмкинлекләребезне киләчәктә дә җайга салу һәм нәтиҗәле файдалану өчен без бүген МДУ белән килешү имзаларга җыенабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу документ стратегик партнерлыкның һәм уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләячәк. Безнең хезмәттәшлек озак һәм уңышлы булачагына ышанам».
Соңыннан Татарстан Республикасы белән М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты» югары белем бирүнең ФДБМУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм МДУ ректоры Виктор Садовничий кул куйды.
Документ кысаларында инновацион тикшеренүләр уздыру өчен Татарстан үзенең фәнни һәм инновацион мәйданчыкларын бирергә әзер. Килешү 5 елга исәпләнгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
сылтама: http://tatar-inform.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.