Рөстәм Миңнеханов «Ефәк юлы» раллиен ачу тантанасында катнашты

«Ефәк юлы» халыкара раллие кичә Мәскәүдә Кызыл мәйданнан старт алды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов раллига старт бирү тантанасының кунакларыннан берсе булды. Тантанада шулай ук раллида катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләве укылды.
Стартка кадәр Рөстәм Миңнеханов ябык парктагы автомобильләрне карап чыкты, истәлеккә фотога төшерде. Журналистлар сорауларына җавап биреп, Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген «КАМАЗ»лар – илебезнең база автомобильләре. «КАМАЗ Мастер» командасының спорттагы җиңүләре – безнең горурлыгыбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул «Ефәк юлы» маршруты турында билгеләп үткәнчә, бу – Россия, Казахстан һәм Кытай территорияләре аша узучы бай һәм катлаулы трасса, мөгаен, дөньяда башка аңа тиңнәр юктыр. «Мин бу иң катлаулы һәм иң кызыклы ярыш булачагына ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Ефәк юлында» пилотлар Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов, Андрей Каргинов, Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасының, шулай ук Хоу Хоньи җитәкчелегендәгн Кытай-Россия экипажлары катнашачак. «Ефәк юлы» раллие «КАМАЗ» яңа капотлы йөк автомобиле өчен соңгы сынау булачак.
Раллиның беренче этабы – Мәскәү белән Казан арасы, аннары маршрут Уфа аша уза, ә 11 июльдә анда катнашучылар Казахстанның Костанай шәһәренә барып җитәчәкләр. Казахстан территориясендә алар Астана, Балхаш һәм Алма-Аты шәһәрләре аша барачак, шунда 15 июль көнне ялга туктаячаклар. 16 июльдә ралли Кытай территориясендәге Боро-Талада булачак, һәм бер атна эчендә көнчыгышка таба – Эчке Монголиядәге Гоби һәм Алашань чүлләре аша узачак. Раллиның иң озын этабын – сигезенчесен анда катнашучылар 17 июльдә Кыйтай төньягы буйлап Боро-Таладан алып Урымчыга кадәр 905 км узачак.
Ралли, Россия, Казахстан һәм Кытай территорияләре аша узып, 24 июль көнне Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында тәмамланачак. Катнашучылар 10 мең километран артык юл узачак – өч илнең 15 шәһәре аша. Җиңү өчен барлыгы 110 юлсыз җирдә йөри алучы автомобиле һәм 27 йөк автомобиле көрәшәчәк, шулардан - «КАМАЗ» күренекле йөк автомобильләре, шулай ук бөтендөнья раллие легендалары – Стефан Петерансельнең, Себастьян Лебның, Сириль Депреның джиплары. Гомуми маршрут 10 774 км, шулардан 4100 км махсус участоклар.
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.