Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Баулы чыганагындагы беренче скважинага багышланган монументны ачты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районына эг сәфәре кыла. Төп максаты – «Баулынефть» НГЧИ нең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу.

Программаның беренче пункты – Баулы чыганагының беренче скважинасына багышланган монумент ачу. Аны 1943 елның 19 сентябрь көнендә бораулый башлыйлар. Ә 1946 елда скважинадан беренче кат нефть чыга. Башлангыч күләме тәүлегенә 500 тоннадан артык була. 1966 елда скважинаны ябалар. Нефтьчеләр мәйданчыкта мемориаль такта куйган булганнар. 2007 елның 5 июнь көнендә беренче номерлы скважиа яңадан эксплуатациягә кертелә. 

«Бүген республикада гаять көчле нефть сәнәгате. Аерым рәхмәт сүзләрен ветераннарыбызга җиткерәсе килә. Алар иң авыр чорда - Бөек Ватан сугышы чорында нефтьне сәнәгый чыгаруны җайлый алалар», – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. 

Ул билгеләгәнчә, скважина № 1 әле дә зур файда китерә ала: белгечләр сүзләренчә, биредә 1 млн. тонна чимал алып була. 

Әлеге монументны ачу – «Баулынефть» НГЧИ юбилеен бәйрәм итүнең иң мөһим вакыйгасы, дип саный ТР Президенты. «Кешеләр монда килеп нефть сәнәгате тарихыбыз белән таныша алачак. Чөнки илебезндә бөтен эшләнгән эш – нефтьчеләр казанышы да ул. Нефть чыгару илебезгә, 1941-1945 еллардагы котычкыч сугыштан соң, төзекләнергә ярдәм итте. Бу эшкә Татарстан нефтьчеләре дә зур өлеш керттеләр», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан Татарстан Президенты Баулы шәһәренә юнәлде. Анда ул татар язучысы Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салды. Һәйкә бер ел элек ачылды. Аны шәһәр җәмәгатьчелеге куярга карар кылды. Проект авторы – сынчы Рәсим Шәрифуллин. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең йөзү бассейннын карады. Ул узган ел ачылган. Инвесторы – «Татнефть» компаниясе. Янында пляж зонасы бар, кешеләр өчен кирәкле инфраструктура. Бәләкәй балалар өчен аттракционнар бар. 

Алга таба Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Яшь парлар скверын карады. Аңа хәбәр ителгәнчә, сквер ике зонага бүленде: тыныч ял итү урыны һәм актив зона. 

Ял итү зонасы санаторийга, мәктәп, балалар бакчасына, мәчеткә һәм торак комплекска якын. 
 
 ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар