Логотип
Яңалыклар

​Россиянең танылган урологлары Татарстан ир-атларын тикшерде

Казан ярминкәсе биләмәсендә урнаштырылган берничә махсус күшәктә бүген Россиянең әйдәп баручы уролог һәм терапевтлары Татарстан ир-атлары өчен кабул итү оештырылды.

Иртәнге сәгать 10да башланган чара кичке 4кә кадәр дәвам итте. Биредә сәламәтлекнең төп күрсәткечләрен ачыкларга, табиблардан киңәш алырга була иде.

Акция кысаларында ир-атлар өчен окологик авыруларны кисәтү буенча да табиблардан төпле киңәшләр бирелде. Һәм әлеге хезмәтләр барысы да бушлай күрсәтелде.
 
16-18 июньдә Казанда узачак «Ир-ат сәламәтлеге» Халыкара конгрессы кысаларында оештырылган әлеге чарада катнашып, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да тикшеренү узды.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар