Логотип
Яңалыклар

«Россия сегодня» һәм «Татар-информ» БРИКС илләренең I Яшьләр саммитына багышланган видеокүпер үткәрә

Иртәгә 15.00дә «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм «Татар-информ» агентлыгы тарафыннан оештырылган видеокүпер була. Ул БРИКС илләренең I Яшьләр саммитына багышлана.

Журналистларның сорауларына ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова җавап бирәчәк.

Аккредитацияне  pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча үтәргә мөмкин.

Искәртеп узабыз: 1 июльдә Россиядә БРИКС илләренең I Яшьләр саммиты башлана, ул 300дән артык яшь лидер, парламентарий, эшмәкәр, инженер, инноватор, җәмәгать эшлеклесен берләштерәчәк. Яшьләр очрашу мәйданчыгы итеп Мәскәү һәм Казан сайланган.  

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/29/110818/



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар