Россия чемпионаты Теннис фестивале белән ачыла

27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казан теннис академиясе  Россия чемпионатын кабул итә. Илебезнең 58 шәһәреннән 150 спортчы катнашкан турнирның приз фонды 2,6 миллион сум. Анда Россиянең халыкара дәрәҗәдәге спортчылары: Алексей Ватутин, Евгений Елистратов һәм Виктор Балуда, хатын-кыз спортчылардан WTA турниры җиңүчесе Маргарита Гаспарян, Виталия Дьяченко һәм Евгения Родиналар катнашачак.
30 сентябрь көнне чемпионат кысаларында Казан теннис академиясендә беренче мәртәбә Теннис фестивале узачак. Фестивальгә Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев, атаклы теннисистлар Анастасия Мыскина, Евгений Кафельников һәм Игорь Куницыннар килүе көтелә. Алар теннис сөючеләр белән легендалар матчы уздырачак, тамашачылар белән автограф-сессия оештырачаклар. Бәйрәмгә килүчеләр шулай ук Айгөл Мирзаянова уздырган мастер-классны да күрә алачак. Моннан тыш,  чемпионатның төп партнерлары «Просто Молоко» һәм «НЭФИС» компанияләре фойеда үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәкләр. Фестивальгә керү – билетлар белән. Билет бәясе 70 сум тирәсе. Башка көннәрдә исә чемпионатның барышын карарга теләүчеләр бушка да керә алалар.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7762
    1
    100
  • 8411
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9450
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...