Р.Нуриев исемендәге XXIX халыкара классик балет фестивале башлана

11-28 май көннәрендә Казанда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXIX халыкара классик балет фестивале була.

Фестиваль афишасында барлыгы 13 спектакль урын алган. Иртәгә, ягъни 11 майда һәм 12 се булачак премьера спектакле — “Эсмеральда” һәм “Роден” балеты тамашачылар хозурына икешәр тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта бүген театрда узган матбугат конференциясендә билгеле булды. Журналистлар белән очрашуга М. Җәлил опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев, театр директоры урынбасары Юрий Ларионов, “Кремль балеты театры”ның сәнгать җитәкчесе, балетмейстер Андрей Петров, “Эсмеральда” балеты буенча репетицияләр алып баручы педагог Жанна Богородицкая килгән иде.

“Эсмеральда” Казанда бары бер тапкыр — 1954 елда сәхнәгә куела. Опера һәм балет театрының үз бинасы ул чорда әле төзелеп бетмәгәнлектән, аны озак уйный алмыйлар.

Андрей Петров сүзләренчә, балетны сәхнәгә куйганда ул беренче чыганакларга мөрәҗәгать иткән. Башка куелышларда спектакльнең азагы бәхетле бетсә, бу куелышта исә, киресенчә. “Эсмеральда”ның тагын бер үзенчәлеге — якты төсләргә бай булган, урта гасырларны күзалларга ярдәм иткән Париж декорацияләре, классик костюмнар. Ул шулай ук спектакльдә партияләр башкаручы артистларның да әзерлеген югары бәяләде.

Жанна Богородицкая, 3 сәгатьләп бара торган спектакль тамашачылар өчен кызыклы булачак һәм алар үзләре өчен артистларны яңа яктан ачачак, дип вәгъдә бирде.

Классик балет фестиваленә билетлар 2 көндә сатып бетелүен ассызыклады. “Без хәтта афиша да ясамадык − бу тамашачының безнең театрга булган ышанычын күрсәтә”, - диде бу уңайдан.

Фестиваль кысаларында А.Аданның “Жизель”, П.Чайковскийның “Лебединое озеро”, Л.Минкусның “Баядерка”, В. Гаврилинның “Анюта” спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Татар музыкатнларыннан Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты тамашачылар хозурына тапшырыла. Сүз уңаеннан, ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының “Спартак”, “Dona Nobis Pacem”, “Дон Кихот” балетларының авторлык куелышлары да фестиваль исемлегенә кертелгән.

Рудольф Нуриев исемендәге фестивальгә чит илләрдән һәм РФ төбәкләреннән 30 лап биюче һәм дирижер чакырулы. Мисал өчен, “Жизель”да Лондонның “Ковент-Гарден” театры, “Баядерка”да Париж Милли операсы, “Дон Кихот”та Нидерландның Милли балеты артистларын күрергә мөмкин. Шулай ук, Казан тамашачысы каршында Россия Зур театры, Мария тетры, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү театры артистлары да чыгыш ясаячак.

Владимир Яковлев сүзләренчә, фестиваль быел, гадәттәгечә, Гала-концерт белән түгел, ә Борис Эйфманның Санкт-Петербург дәүләт балет академия театры спектакльләре белән тәмамланачак. Тамашачыларга 26 майда “Евгений Онегин”, 27 һәм 28 майда “Роден” балетлары күрсәтелер дип ниятләнә. 

сылтама
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 июнь 2021 - 07:03
    Без имени
    Дауамын языгыз
    Сигез сумлык үтүк
  • 18 июнь 2021 - 22:51
    Без имени
    Төкерә хәзер сиңа Әсмабикә!
    Әсмәбикәм, гафу ит!
  • 19 июнь 2021 - 04:36
    Без имени
    Эйе. Молодец Физвлия апа.
    Әсмәбикәм, гафу ит!
  • 19 июнь 2021 - 07:00
    Без имени
    Бик килешәм
    Ике куллы һәм дүрт куллы
  • 19 июнь 2021 - 09:10
    Без имени
    Ирегез чүп түгә, почта ящигын карый, аның өстенә ашарга пешерүдә дә катнаша икән, тагын сез ни көтәсез аңардан?!Эшлидер бит?! Иртән жыенып документ-телефоннарын онытмыйча чыгып китә алсалар бик рәхмәтле булырсың ирләргә, аларны табигать шулай яраткандыр күрәсең.
    Ике куллы һәм дүрт куллы
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан