Логотип
Яңалыклар

Римма Ратникова: «Алтын каләм» 30 ел буе журналистикада кадрлар составына ярдәм итә»

«Алтын каләм» яшүсмерләр матбугаты фестивале быел утызынчы тапкыр уза. Заман үзгәргән саен журналистика да үзгәрә, ә фестивальдә гран-при үзгәрешсез кала. Фестивальдә җиңүче Казан федераль университетында бушлай журналист һөнәрен үзләштерәчәк.


 Республиканың  яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова  фестиваль башлану уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуында  быел конкурста катнашу өчен 356 гариза килүе турында хәбәр итте. «Бу бер урынга өч кеше дигән сүз иде. Иң-иңнәр арасыннан 106 үсмерне сайлап алдык», – диде ул. Хәзер финалистлар өч көнгә Казанга җыелып, иҗади батл уза.  Алар өчен мастер-класслар, төрле лекцияләр, теле-радио компанияләр буенча экскурсияләр  оештырыла. Финалистлар тугыз юнәлешкә бүленеп эшли. Һәр юнәлештә остаз билгеләнгән.  


30 нчы тапкыр үткәрелгән фестивальнең чишмә башында торучы Римма Ратникова  аның өч дистә ел  буе республиканың матбугат тармагында кадрлар составына ярдәм итүен әйтте. Фестиваль тарихы 1993 елда  республикада яшьләр сәясәте турындагы закон кабул ителүдән башлана. «Алтын каләм» яшьләр сәясәтен  гамәлгә ашырудагы беренче проектлар исемлегендә торучы. Һәм ул әле дә актуальлеген югалтмыйча тормышын  матбугат белән бәйләргә теләгән үсмерләр өчен трамплин булып тора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар