Ренат Харис: шигърияттән – рәсем сәнгатенә

“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә үзенчәлекле күргәзмә ачылачак. Биредә халык шагыйре, Россиянең дәүләт бүләге һәм Г.Тукай премиясе лауреаты Ренат Харисның график хезмәтләре белән танышырга мөмкин булачак.
Мәгълүм булганча, Ренат Харис киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе буларак танылган шәхес. Ул – кырыктан артык китап авторы, әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Иҗаты җиде томда дөнья күрде. Ренат Харисның шигырьләренә композиторларыбыз 150дән артык әсәрләр иҗат итте. Р.Харис дөньякүләм атаклы шагыйрьләрнең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә, шул исәптән якташыбыз Гавриил Державинның әсәрләрен дә.
6 майда Ренат ага 75 яшьлеген билгеләп узарга җыена. Шагыйрь-рәссам Бөек Ватан сугышы башланган елны укытучылар гаиләсендә дөньяга аваз салган. Юбилее уңаеннан Харис халыкны үзенең икенче таланты – график хезмәтләре белән таныштырырга ният кылды. Хәер, 1997 елны инде ул рәссам буларак үзен таныткан иде: М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда аның беренче күргәзмәсе узган иде.
Рәсем сәнгате белгечләре Р.Харисның иҗатын югары бәяли. Материал белән эшли белә, композицияне дөрес күзаллый, масштаблы фикерли ала – әлеге сыйфатлар барысы да җитлеккән оста сыйфатлары. Туган як гүзәллеген аеруча матур тасвирлый. Башкаларда да нәфислеккә карата мәхәббәт тәрбияли.
7 апрель көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә 16.00 сәгатьтә ачылачак күргәзмәдә Ренат Харисның 60 тан артык график хезмәтләре урын ала. Проект 2016 елның 10 маена кадәр эшлиячәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
сылтама: http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.