Логотип
Яңалыклар

Рамилә һәм Рәзилә Батыровалар гаиләсендә олы кайгы...

Игезәк җырчы кызлар Рамилә һәм Рәзилә Батыровалар гаиләсендә зур кайгы: Мамадыш районы Шәдче авылында яшәүче дәү әниләре Мөгаззәмә әби вафат булган. "Әле дә ышанып булмый, безнең өчен бу – зур югалту. Дәү әниебез – сугыш чоры баласы, авырлыклар күргән, бик тырыш, эшчән, чын татар хатын-кызларыдай киң күңелле, кул эшләре остазы иде", – ди кызлар.
 
– Дәү әниебез 89 яшендә арабыздан китте. Соңгы елда бик ябыкты. Чирләп тормаса да, картлык үзенекен алды. Өч атна элек йокы аралаш торып кулын сындырган иде. Болай да көчсез организмга шул гына җитә калды кирәк, хастаханәдә ятып чыкканнан соң хәле начарайды. Саташып ятты, бәгыркәем. Кичә кич белән аркаларын угалап, зәңгәрләнә башлаган кулларыннан үбеп, "дәү әнием, исәнлектә күрешик", дип киттем. Ә бүген исә ул гүр иясе... – дип сөйләде безгә Рамилә Батырова.



Мөгаззәмә әби бәхетле карчык кичергән. Тормыш иптәше моннан 15 еллап элек вафат булса да, балалары, оныклары, оныкчыклары аны бер минутка да ялгызын калдырмаган. "Янәшәсендә һәрчак олы улы Гомәр абый, уртанчы улы – әтиебез Мансур, килене – әниебез Фәүзия, кече кызы Роза апа булдылар. Соңгы көненә кадәр янәшәсендә булдык. Гомер буе "игезәкләремнең кияүгә чыгуын күреп үлсәм ярар иде", диде. Быел икебезнең дә никахын күрү бәхетенә иреште. Никахыбызга кулдан эшләнелгән бертөсле сандыклар бүләк итте. Бу – дәү әниебезнең соңгы бүләге булды", – ди Рамилә Батырова.



– Бәләкәй чакта дәү әнидән "үлемнән куркасыңмы син?" дип сорый идек. "Юк, кызым. Үлем килсә, торам да, Газраильгә "менә мин монда" дип каршысына басырмын", дип көлә иде. Бервакыт: "Әй, кызым, бабаң мине көтеп аргандыр инде", диде. "Дәү әни, кыз кеше сваданиега соңга калып йөри ул. Көтсен әйдә оҗмах капка төбендә", дип көлешә идек. Балачакта өйрәткән догалары истә. Вакыт узганын да сизмичә, озаклап утырып чәйләр эчә идек, – дип сөйләде Рәзилә Батырова.



Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның авыр кайгысын уртаклашабыз. Мөгаззәмә әбинең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар