Логотип
Яңалыклар

Рамил Ибраһимовка карата җинаять эше кузгатылган

Казанда элеккеге журналист Рамил Ибраһимовка карата социаль челтәрдә Орландода теракт уңаеннан белдергән фикере өчен җинаять эше кузгатылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә тикшерүгә якын чыганаклардан билгеле булды.

Әңгәмәдәш ачыклык керткәнчә, РФ Җинаять кодексының 205.2 нче маддәсенең 1 нче бүлеге ("Террорчылык эшчәнлеген чынга ашыруга чакыру яки халык алдында терроризмны аклау") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма әлегә тикшерү органнары бу факт буенча комментарий бирми.

Элегрәк Ибраһимов социаль челтәрдә аккаунтында, "Орландода гей-клубта бер дөрес әфган малае 50 кешене атып үтергән. Тагын 53 кеше хастаханәдә, ни үкенеч, алары да үлмәгән. Алар да үлер дип бик өметләнәбез. Инновацияләр өлкәсендә Яшь лидерлар берлеге бу инандырырлык акцияне хуплый, дип язган иде. Тулы текст болай: "В Орландо какой-то правильный афганский пацан застрелил в гей-клубе на х** 50 п**. Еще 53 находятся в больнице – жаль, что не сдохли. Очень надеемся, что все же подохнут. Союз молодых лидеров инноваций искренне поддерживает эту убедительную акцию".

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар