Рамазан – 100 нче бала!

Актанышта яраталар балаларны! Район ЗАГС бүлегендә 100 нче бала теркәлү тантанасын күреп, мин сокланып кайттым. Талгын музыка, җанга үтәрлек шигырь юллары, чәчәкләр, нарасыйга да, яшь әти-әнигә дә кадер-хөрмәт, ярату... ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева яшь әнине сөеп-сыйпап ала, яшь әтине җылы карашлары белән зурлый, үз баласыдай күреп, сабыйны сак кына сөя... Бәхетле әти – Солтанов Эльнар, бәхетле әни – Солтанова Миләүшә. Изге рамазан аенда туган улларына Рамазан дип исем кушканнар. Дулкынландыргыч мизгелләр: Туу турында таныклык тапшыралар. Һәр ике якның әти-әниләре, туганнары, дуслары килгән котларга. Җитмәсә, «Ак калфак» бөтентатар иҗтимагый оешмасының ерак-ераклардан килгән вәкилләре дә Солтановлар гаиләсендәге олы вакыйганың шаһитлары. Эльнарның авызы колакта, Миләүшә яшь аралаш елмая. Шундый матурлар! «Бәхетле бала булсын!», «Тату, тигез гомер кичерегез!», «Рамазанга энекәшләр, сеңелкәшләр алып кайтыгыз!»... Изге теләкләр ява гына! Әллә нинди җылы үзгә бер тантана.
Җыелып фотога төшәбез. Яңгырап торган шигырь юллары, әйтерсең, нәкъ шушы көнгә, шушы сабый хөрмәтенә язылган:
Тәмле төшләр күреп йоклый сабый
Әнисенең җылы кочагында.
Күз яшьләре балкый сөенечтән
Әнисенең керфек очларында.
Дөньябызның якты җыры булып,
Җир йөзендә мәңге балкысын
Илебезнең гүзәл хатын-кызы
Яшь баласын тоткан якты сын.
Сабыйларның татлы авазлары
Бәхет өсти туган илебезгә.
Ана белән сабый елмайганда,
Гел тынычлык булыр җиребездә...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.