"Татмедиа" акционерлык җәмгыятеннән төп бүләк - телевизор Башкортстанга китте

Бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды.
Искәртеп үтик, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең чираттагы язылу кампаниясе тәмамлангач, "Татмедиа" редакцияләре тарафыннан чыгарылучы кимендә өч басмага язылган актив абунәчеләр арасында оешма бүләкләр уйната. Июнь азагында исә 2017 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе төгәллләнде.
Акционерлык җәмгыяте рус, татар, чуаш, удмурт телләрендә 98 газета һәм 15 журнал нәшер итә. Акция турында положение таләпләре нигезендә, Татарстанның 43 районыннан һәм Казаннан 161 заявка кабул ителгән. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте акциясендә Башкортстан һәм Удмуртиядән абунәчеләр традицион төстә актив катнаша. Бәйгедә катнашучылар 605 квитанция юллаган. Иң күп квитанцияләр "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Салават күпере", "Сөембикә", "Казан утлары" журналларына, "Шәһри Казан", Арча хәбәрләре", "Мәдәни җомга" газеталарына язылу турында.
“Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова бу бәйгенең 7 нче мәртәбә үткәрелүен билгеләп узды. “Без акциягә карата кызыксыну югалмавына шатбыз. Абунәчеләр алга таба да безнең укучыларыбыз булып калсын иде”, - дип белдерде ул.
Бүләкнең иң кәттәсе – телевизор (диагонале - 32), кыйммәтле бүләкләр арасында өч цифрлы фотоаппарат, 15 юрган.
Чарада телевизор откан былтыргы җиңүче – Казан шәһәре Мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин да бар иде. “Матбугатка күптәннән язылам, балачактан бу традиция сакланып килә. Мондый уенннарда катнашканым юк иде, күңел тартмагандырмы... Элекке елларда лотерея уеннары бар иде, соңгы елларда лотерея да алганым юк, конурсларда да катнашканым юк. Карточкамны кызык өчен генә җибәрдем, җиңүгә өметләнмәдем дә. Миңа җиңүем турында беренче булып “Мәгариф” журналыннан хәбәр иттеләр. Бүләк, әлбәттә, сөендерә, ләкин матбугатка даими язылучылар бүләк өчен генә катнашмый, алар үз басмаларына тугры калучылар”, - дип билгеләп узды Раиф Зиннәтуллин.
Сарык йоныннан юрган ияләре: 119 номер – Люция Кыямова – Нурлат районы;
60 номер – Фирдәвес Мусин – Минзәлә районы;
128 номер – Фәния Солтанова - Балык Бистәсе;
11 номер – Алмаз Закиров – Кукмара;
153 номер – Рәмзия Рәхимова – Арча районы;
80 – Римма Әхмәтова – Мөслим;
125 – Нурания Галәветдинова – Нурлат районы;
120 – Наилә Латыйпова – Нурлат районы;
22 - Рушания Гыйльмегаянова – Әгерҗе;
132 – Гөлфия Габидуллина – Апас;
156 - Нәфисә Зиярова – Баулы;
81 – Александрова – Питрәч районы;
137 – Айрат Таҗиев – Арча районы;
111 – Ираида Кузьмина – Яшел Үзән;
13 – Шәфигулла Гарипов – Арча районы.
3 фотоаппарат:
44 номер – Кадрия Терентьева – Әгерҗе;
107 – Сирень Низамиева – Әлки;
Өченче фотоаппарат 150 нче номер иясе Казаннан композитор Рөстәм Сәрвәровка тәтеде. “Мин бу чара ничек үтә икән дигән кызыксыну белән килдем. Һәр татар гаиләсе кимендә өч татар газетасы-журналына язылырга тиештер инде ул. Язылыгыз үзебезнең татар газеталары-журналларына. Татар газета-журналы өйдә булса, балалар да татарча укырга өйрәнеп үсә, үзегез дә камилләшәсез”, - дип өндәде Рөстәм Сәрвәров.
32 диагональле, Wi-Fi лы телевизор иясе исемен игълан итү өчен, былтыргы җиңүче Раиф Зиннәтуллин чакырылды. Ул барабанны әйләндереп, 83 нче номерлы карточканы тартып чыгарды. Шулай итеп, телевизор Башкортстаннан Илдус Фазлетдинов йортына китәчәк.
Бүләк уйнату нәтиҗәләренә карамастан, традиция буенча, Татарстанның һәр районында язылу буенча иң зур суммалы абунәчегә "Татмедиа"ның кызыксындыру бүләге тапшырыла. Казаннан Әнвәр Гыйниятуллин 10 га якын татар телле гәҗит яздыра, шуның өчесе – “Татмедиа”ныкы – “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга”, “Казанские ведомости”. “Бәйгедә даими катнашып киләм. Мәктәп елларыннан ук татар гәҗитләрен укып барам. Татар телле гәҗитләрне яздыру буенча мин башкаларга үрнәк булырга телим”, - ди ул.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/18/146627/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.