Логотип
Яңалыклар

"Соңгы чырак" - Нәбирә Гыйматдинова өр-яңа әсәрен тәмамлаган

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова “Ут күбәләге” әсәре сәхнәләштерелсә, уңышлы килеп чыгар иде ди сөйләде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Искәртеп үтик, әле шушы көннәрдә генә язучы 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аның “Бүре каны”, “Сихерче”, “Бер тамчы ярату” кебек әсәрләре  спектакль итеп куелды. “Шәхсән үзем “Ут күбәләге”н сәхнәләштерер идем. Шәп булыр иде ул! Миңа темасы белән якын – урманчы хатын турында. Бүген урманчы хатын турында берәр әсәр бармы? – Юк. Сугыш елларында безнең Карасу авылында Настя дигән урманчы хатын була. Әсәремдә аның язмышы сурәтләнә. Ире сугышка киткәч, аны урманда калдыралар. Ул елларда урман кешенең яшәү чыганагы булган бит. Менә шул батыр хатын урманны саклый”, - дип кыскача эчтәлеген сөйләде Нәбирә Гыйматдинова.

Язучы үзенең иҗат итү серләре белән дә уртаклашты. Яшәешенең 20 процентын гына иҗатка багышлавы турында әйтте. “Көне буе язып утырып булмый. Иҗат итү, өстәл артына утыру өчен Аллаһы Тәгаләдән бер әмер килгән кебек тоела. Язасың килә, кулың кыбырсый башлый, җанга нәрсәдер тулган кебек була. Шуны түгәсең килә башлый. Шунда гына утырып яза аласың: көнме ул, төнме, иртәме, кичме – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – күңелеңдә бу әсәр өлгереп җитәргә тиеш, шуннан соң гына ак кәгазьгә түгелә”, - дип белдерде Нәбирә апа. Ул бер әсәрен дә бусы уңышлы, монысы уңышсыз дип аермавы, чөнки анага балаларның һәркайсы тигез кадерле булган кебек, һәр әсәре, китабы үзе өчен якын булуы турында әйтте. Шулай да, аның сүзләренә караганда, кайбер әсәрләр озаграк языла.

“Язган әсәрләремнән “Сихерче”нең икенче өлешен язу авыррак булды. Чөнки укучылардан бик күп хатлар килде, очрашуларда: “Ни өчен геройларны аерасыз, бергә калдырмыйсыз?” дип сорадылар. Мин инде аларны икенче өлешендә бергә калдырырга тырыштым, әмма барыбер калдыра алмадым, ләкин бер җөмлә өстәп куйдым – акыллы укучы шул җөмләдән дә бергә калачакларын аңлаячак дип уйладым”, - диде Нәбирә Гыйматдинова. Ул әле яңа гына язып тәмамлаган 160 битле “Соңгы чырак” әсәренең дә озаграк язылуын билгеләп узды. “Алты ай яздым, чөнки өйрәнәсе тема бар иде. Анда мәҗүсиләр гаиләсендә тәрбияләнгән Үлмәс дигән бер яшь кыз баланың язмышы сурәтләнә. Бу булган хәл. Мәҗүсиләр гаиләсендә алты бала туа, әмма һәркайсы зәгыйфь булып үлә. Чираттагы бала туганнан соң, бер имче карчык “Бу балаңны тәрәзәдән миңа сат, шундый йола үткәрик, шуннан соң исән калыр,” ди. Үлмәс дигән кыз чыннан да исән кала. Бер мөгаллим татар егетенә гашыйк булып, аңа ияреп Татарстанга кайта. Дин тыелган иң авыр елларда үз исемен Гамбәр дип үзгәртә, ислам кануннары буенча яши башлый, бик күп каршылыкларга очрый”, - дип бәян итте Нәбирә Гыйматдинова.

Язучы әсәрне язганда башисемне алдан уйлап куюын әйтте. “Миңа Аяз абый да беренче исем булырга тиеш дия иде. Әсәрнең исеме тартып торырга тиеш дип өйрәтте, шул һаман колагымда тора. Нинди исем кушыйм икән дип аптырап утырган юк . Мин үзем кешене кабатламаска тырышам, ә менә минем “Парлы ялгыз”ны алдылар, аны башкалар да кулланды”, - диде.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар