Логотип
Яңалыклар

"Кино төшерү өчен җыйган бурычны һаман түләп бетерә алмыйбыз"

XII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә күп кенә режиссерлар да килгән. Фильмны карагач, алар тамашачыны кызыксындырган сорауларга җавап бирә.

Иң еш яңгыраган сорауларның берсе фильмның бюджеты турында. Башкортстаннан килгән режиссер Таңсулпан Буракаева (конкурста аның "Ике күрше" дигән кинокартинасы катнаша) 16 минутлык фильмны төшерүгә 400 мең сум акча тотылганын җиткерде. "Кино өчен бик аз акча бу. Аның өчтән ике өлешен дәүләт бирде, калганын үзебез таптык. Ул бурычка җыйган акчаны һаман түләп бетерә алмыйбыз әле", - дип сөйләде ул. 

Таҗикстаннан килгән режиссер Мөхетдин Мозаффар "Касә" фильмын тәкъдим итте. 25 минутлы әлеге фильмын 2015 нче елда гына барлыкка килгән студиядә төшерелгән. Мозаффар әйтүенчә, әлеге киностудиядә бары тик яшьләр генә эшли. Аның үзенә, мәсәлән, 29 яшь. Кыска гына вакыт эчендә киностудия берничә тулы метражлы нәфис фильм да төшерергә өлгергән инде. "Финанслау 50гә 50: фильм чыгымының яртысын дәүләт каплый, яртысына акчаны үзебез табабыз, иганәчеләрне җәлеп итәбез. Дәүләтнең ышанычын яуласак, финанслау да артачак. Шуңа күрә шушындый фестивальләрдә катнашу безгә файдага гына", - диде режиссер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар