Логотип
Яңалыклар

"Голос" телепроектында катнашучы Самара кызы Луиза Имангулова: Тыңлаучымны табасыма ышанам

Самара өлкәсенең Сукай авылында туып үскән татар кызы Луиза Имангулова “Беренче канал” уздыра торган “Голос” тапшыруының 5 нче сезонында җиңүгә өметләнә.

Луиза Имангуловага 31 яшь, хәзер ул Мәскәүдә яши һәм эшли. “Голос”ка ул “Колечушко" исемле халык җыры башкарып эләкте.

“Мин өч яшьлек чагымда ук халык җырларын һәм “Черный кот”ны көйләп йөргәнмен. Мәктәптә укыганда барлык иҗади чаралар, бигрәк тә музыкаль номерлар минем өстә иде”, - диде җырчы Луиза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хзбәрчесенә.

 

Музыка буенча белемне ул иң элек музыка мәктәбендә, аннан мәдәният көллиятендә һәм Самараның мәдәният һәм сәнгать академиясендә алган.

“Лидерлык сыйфатлары миндә һәрвакыт аерылып торды”, - ди Луиза Имангулова.

Музыкага мәхәббәтне кызда әтисе тәрбияләгән. “Ул бик матур җырлый, гармунда һәм гитарада уйный. Әтием музыка уен коралларында уйнарга үзлегеннән өйрәнгән, әмма көйләрне профессионаллар дәрәҗәсендә башкара. Ул һәрвакыт безнең янда җырлый, гармунда уйный, төрле пластинкалар уйната иде”, - дип искә ала “Голос” катнашучысы.

Уңышка ирешү өчен үз хыялыңа таба атларга, бик күп эшләргә, үз көчеңә ышанырга кирәк, дигән фикердә җырчы.

 “Голос”та чыгыш ясап, үз-үземә ышанычым артты. Минем музыкамның тугры тыңлаучылары табылачагына ышанам. Бу исә музыкант өчен иң бөек хис”, - ди Луиза.

Җырчы үзенең татарча җырларны сирәк башкаруын да яшермәде. “Кызганыч, татар җырларын мин сирәк башкарам, әмма бу хатамны төзәтергә сүз бирәм. Әлегә мин татар көйләренең барлык нечкәлекләренә төшендерә алырдай педагог эзлим. Минем көйләремдә һәм башкаруымда шәрыкъ музыкасы чалымнарын күрергә мөмкин”, - ди Луиза Имангулова.

Татар җырларын сирәк башкарса да, мөселман гаиләсендә тууына горурлануын белдерде җырчы. “Татар хатын-кызлары чисталык, тыйнаклык, матурлыкның гәүдәләнеше. Мин мөселман гаиләсендә тууыма шатмын. Әмма башка диннәргә дә хөрмәт белән карыйм”, - диде Луиза Имангулова.

Ул 16 декабрь көнне проект кысаларында кабат чыгыш ясаячак. Моңа кадәр “Голос” проектының берничә этабын узган кыз алга таба көч сынашсын өчен аның өчен смс-хәбәрләр юллау шарт.

Мәгълүм булганча, 2013 елда “Голос” проектында Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулаган иде. 2015 елда “Голос. Дети”да исә Сәйдә Мөхәммәтҗанова 3 нче урынга лаек булды. 
 



чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар